Түбән Новгород өлкәсендә Татарстанның сәүдә вәкиле итеп Тимур Шәрәфетдинов билгеләнде
21 февральдән Татарстанның Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисади вәкиле Тимур Шәрәфетдинов булачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле боерыгын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Тимур Шәрәфетдинов сәүдә вәкиле постына өч елга билгеләнгән, дип билгеләп үтелә документта.
Элегрәк, 2010 елның декабреннән башлап, Татарстанның Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисади вәкиллеген Айрат Усманов җитәкләгән иде.
Тимур Наил улы Шәрәфетдинов 2016 елдан – Түбән Новгород татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры, аннары рәисе. 2021 елның декабреннән – Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры. 2022 елдан – Түбән Новгород иҗтимагый палатасы әгъзасы.