Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ульяновскида татар театрларының Барый Тарханов исемендәге төбәкара фестивале уза

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә татар театрларының танылган драматург Барый Тарханов исемендәге төбәкара фестивале башланды. Фестивальнең унберенче сезонында үзешчән артистлар ике ай эчендә ун спектакль тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Фестиваль кысаларында мәдәният үзәге сәхнәсендә өлкәдә эшләп килүче биш сәнгать коллективы белән беррәттән, Татарстанның Буа, Апас, Менделеевск районнары театр артистлары да чыгыш ясый. Быел дәрәҗәле фестивальдә беренче тапкыр Чардаклы районыннан «Абдулла йолдызлары» театр коллективы катнаша.

Афишадан күренгәнчә, фестиваль программасы бай эчтәлекле итеп әзерләнгән. Күренекле язучы һәм драматурглар Әнгам Атнабаев, Салават Әбүзәров, Данил Салихов, Айгөл Әхмәтгалиева һәм Рәдиф Сәгъди әсәрләре сәхнәләштерелгән. Театр осталары репертуарны күптөрле итеп сайлаганнар. Күбесе комедия жанрын үз итсә, драма белән музыкаль спектальгә өстенлек бирүчеләр дә бар.

Фестивальне рәсми рәвештә ачу тантанасында катнашучыларны Ульяновск өлкәсенең Милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге җитәкчесе Светлана Ковшенина сәламләде. Ул милли театрларның эшен югары бәяләп, ана телен, мәдәниятне саклап калып үстерүдә зур роль уйнавын ассызыклады.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин фестивальне оештыру максатында зур көч куйган өчен Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен юллады.

Фестивальне Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йортының «Бердәмлек» татар халык театры ачып җибәрә. Билгеле, бу очраклы гына түгел. Әлеге театрның кырык еллык бай тарихы, йөздән артык сәхнә күренеше бар. Күптән түгел алар мәркәзебез Казанда мәртәбәле конкурста – «Идел-йорт» Бөтенроссия татар театрлары бәйгесендә катнашып, дәрәҗәле урыннар яулап кайтты.

«Бердәмлек»леләр тамашачыга танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Түгәрәкнең чите юк» әсәре буенча сәхнәләштерелгән сатирик комедиясен тәкъдим итә. Әсәрдә көн кадагына туры килүче, һәр заманда актуальлеген югалтмаган туган тел, милләт язмышы темасы күтәрелә.

«Ана телен саклау безнең үзебездән тора. Барыбыз да бергә кулга-кул тотынышып эшләргә, бала-оныкларыбызга туган телебезне өйрәтергә, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны яшь буынга тапшырып калдырырга бурычлыбыз. Шушы фикерне сәхнәдән халыкка тагын бер тапкыр җиткерәсебез килде. Бердәмлектә – көч», - дип спектакльгә нәтиҗә ясый режиссер Рәйсә Шакурова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *