Хуҗантта Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган Хәтер кичәсе уздырылды
Рус теле атналыгы кысаларында Хуҗанттагы Рус йорты хезмәткәрләре Таҗик дәүләт хокук, бизнес һәм сәясәт университеты мәйданчыгында Советлар Союзы Герое, СССРның Ленин премиясе лауреаты, совет шагыйре һәм журналисты, хәрби хәбәрче Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган Хәтер кичәсе үткәрделәр. Бу хакта «Татар-информ»га Россотрудничествоның Таҗикстандагы вәкиллегенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фото: © Россотрудничествоның Таҗикстандагы вәкиллегенең матбугат хезмәте
«Синең батырлыгың мәңге онытылмас!» әдәби очрашуы университет студентларын һәм укытучыларын берләштерде. Катнашучылар Муса Җәлилнең биографиясе, аның балачагы, әдәбиятчы һәм җәмәгать эшлеклесе буларак үсүе белән таныштылар.
Шулай ук кичә барышында Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышында катнашуы турында да фикер алыштылар. Берлиндагы Моабит төрмәсендә иҗат ителгән «Моабит дәфтәрләре» циклыннан шигырьләр яңгырады. Рус теле кафедрасы студентлары һәм укытучылары шагыйрьнең эмоциональ көчен һәм гражданлык позициясен тапшырып, укучылар ролендә чыгыш ясадылар.
Фото: © Россотрудничествоның Таҗикстандагы вәкиллегенең матбугат хезмәте
Әдәби программада сугыш еллары музыкаль композицияләре кулланылды, архив материаллары һәм фотографияләр белән презентация әзерләнде. Кичә азагында катнашучылар шагыйрьне бер минут тынлык белән искә алдылар, диелә хәбәрдә.