Казанда янә 9 баллы «бөкеләр» барлыкка килде
Чәршәмбе кичендә Казан юлларында 9 баллы бөкеләр барлыкка килде, дип хәбәр итә «Яндекс карта» сервисы.
Шәһәр үзәгендә хәрәкәт туктаган диярлек, шулай ук Җиңү һәм Ямашев проспектлары, Академик Арбузов һәм Журналистлар урамнары буйлап хәрәкәт параличланган диярлек.