Самарада өлкә ифтарын уздыруга әзерләнәләр
Самара Халыклар дуслыгы йортында Самара өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин мөселман милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашты. Анда 7 мартта өлкә ифтарын үткәрү һәм аны әзерләүдә мөселман милли диаспораларының катнашу мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.
Исегезгә төшерик, изге Рамазан аенда, 7 мартта, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән Самарада өлкә ифтар мәҗлесе узачак. Аны «Солидарность Самара Арена» стадионы биналарының берсендә үткәрү планлаштырыла. Анда 800гә якын кунак катнашачак дип көтелә.
Очрашуны ачып, Талип хәзрәт мондый зур чараның өлкәдә инде өченче мәртәбә оештырылачагын ассызыклады. Быел ул узган еллардагы кебек зур күләмдә үткәрелмәсә дә, чара шактый зур матди чыгымнар һәм ирекле ярдәмчеләрнең булышуын таләп итә.
«Без бердәм булуыбызны күрсәтергә тиеш. Илебез махсус хәрби операция үткәргән шартларда халыкларыбызның берләшүе аерым әһәмияткә ия», — диде Талип хәзрәт Яруллин.
Ул шулай ук бу зур чарага әзерлек эшләре башлану турында сөйләде. Сценарий төзелә, кирәкле ризыклар күләме, алып баручылар билгеләнә, иминлек мәсьәләләре килештерелә, чакыру билетларына заказ бирелә һәм бик күп башка оештыру мәсьәләләре хәл ителә.
Президент Владимир Путин 2026 елны Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итүен исәпкә алып, бу юлы бәйрәмдә төбәкнең милли төрлелеген ассызыклау турында карар кабул ителгән. Әйтик, мөселман халыкларының видеовизиткалары әзерләнәчәк, алар чарада экраннардан күрсәтеләчәк.
Шулай ук милли диаспора вәкилләре мәҗлескә үз милли киемнәрендә килсеннәр, дигән теләк белдерелде.
Чараның мәдәни программасында ислам нигезләрен белү буенча төрле конкурслар һәм викториналар үткәрү, тематик фильмнар күрсәтү, шулай ук иганәчеләрдән Гомрә хаҗына дүрт юллама уйнату каралган, диелә хәбәрдә.