Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Халыкара туган телләр көне алдыннан КФУда фәнни-методик онлайн-семинар узачак

20 февральдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында унынчы тапкыр «Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы» дип аталган Халыкара фәнни-методик онлайн-семинар узачак. Бу хакта Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чараны оештыручылар – институтның «Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр» һәм «Каюм Насыйри институты» фән һәм белем бирү үзәкләре, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы әгъзалары.

Семинарның төп максаты – Россия һәм чит ил педагоглары, фәнни хезмәткәрләрнең туган телләр һәм мәдәниятләрне өйрәнү, яшь буынга тапшыру юнәлешендә тәҗрибә алмашуы. Бу чара ел саен февраль аенда Халыкара туган телләр көне алдыннан үткәрелә. X Халыкара семинарга чит ил һәм Россия төбәкләре педагогларыннан 100дән артык гариза кабул ителде.

Семинарның пленар утырышында Казахстан, Үзбәкстан югары уку йортлары вәкилләре, Казан федераль университеты галимнәре, Якутск һәм Екатеринбургта эшләүче педагоглар үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Чыгышлар 1926 елда Баку шәһәрендә узган Беренче тюркология съезды һәм анда катнашкан татар делегациясе, Казахстанның күренекле мәгърифәтчесе А.Байтырсуновның казах орфографиясен үстерүгә керткән роле, Габдулла Тукай һәм ХХ йөз үзбәк шагыйрьләре арасындагы бәйләнешләр, үзбәк студентларына рус телен өйрәтү алымнары, татар телен өйрәтү һәм татар мәдәниятен таратуда фән һәм белем бирү үзәкләренең эшчәнлегенә багышлана.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *