Җомга көнне Татарстанда көчле кар һәм буран көтелә
Җомга көнне Татарстанда болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар фаразлавынча, иртән һәм көндез кар явачак, урыны белән көчле явым-төшем һәм буран булуы ихтимал. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан тизлеге 6-11 м/с, кайбер районнарда җилнең тизлеге 15-18 м/с ка җитәчәк.
Көндез температура -4...-9 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык сакланачак, урыны белән кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.