Урман хуҗалыгы министрлыгы: Яңа закон Татарстан урманнарының санитар торышын яхшыртачак
Узган ел ахырында кабул ителгән «РФ Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль закон урманнарның санитар торышын яхшыртырга һәм сәламәтләндерергә мөмкинлек бирәчәк. ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
«Яңа закон урманнарның санитар торышын яхшыртырга һәм сәламәтләндерергә, янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрергә һәм урман культуралары утырту өчен кишәрлекләрне азат итәргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, аның икътисади нәтиҗәсе дә булыр дип көтелә. Закон проекты урман хуҗалыкларының финанс тотрыклылыгын ныгытырга, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга, уртача хезмәт хакын күтәрергә, шулай ук барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, бу исә республиканың урман хуҗалыгын алга таба үстерүгә ярдәм итәчәк», – дип сөйләде ул.
Әлеге закон проектын элегрәк Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы белән берлектә әзерләнде.
«Иң мөһиме - без урман ресурсларыннан нәтиҗәле һәм өзлексез файдалануны тәэмин итә алачакбыз. Урман – уртак байлыгыбыз, ул акыл белән идарә итүне таләп итә», – дип искәртте Кузюров.