Әтнәдә Гатаулла бай Даутов йортындагы ремонтны төгәлләү өчен ярдәм сорадылар
Әтнә муниципаль районы советы сессиясендә район башлыгы Рөстәм Хисамиев Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка мөрәҗәгать итте. Район җитәкчесе тарихи Гатаулла бай Даутов йортында барган ремонт эшләрен төгәлләүдә ярдәм сорады. Ул әлеге бинаның төбәк өчен стратегик әһәмияткә ия булуын һәм аның туризм потенциалын үстерүдә төп нокта икәнен искәртте.
Рөстәм Хисамиев билгеләп үткәнчә, республика Рәисе ярдәме белән башланган эшләр нәтиҗәсендә уникаль архитектура объекты җимерелүдән саклап калынган. Шулай да, бинада урнашкан «Туган якны өйрәнү» музее үз ишекләрен ача алсын өчен финанслауны дәвам итү һәм төзелеш-ремонт эшләрен азагына җиткерү таләп ителә.
Район башлыгы бу объектның «И, Казан арты..!» туристик маршрутының үзәге булуын ассызыклады. Әлеге маршрут бүгенге көндә Татарстанда зур популярлык яулап килә һәм Казан арты төбәгенең тарихи җәүһәрләрен танытуда зур роль уйный.
«Гатаулла бай Даутов йортын Рәисебез ярдәме белән ремонтлый башладык һәм җимерелүдән саклап калдык. Ләкин бүгенге көндә Әтнә районы «Туган якны өйрәнү» музее тулы көченә эшли башласын, халыкка хезмәт итсен өчен башлаган ремонт эшен төгәллисе бар», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Хисамиев.
Моннан тыш, сессия барышында Әтнә районының социаль-икътисади үсеше һәм алдагы елга планнары каралды.