Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әтнә районында агросыйныфлар саны ике тапкырга арткан

Әтнә муниципаль районы башлыгы Рөстәм Хисамиев район советы сессиясендә чыгыш ясаганда авыл хуҗалыгы өлкәсендәге кадрлар кытлыгы мәсьәләсе һәм бу проблеманы хәл итү юллары турында сөйләде.

«Соңгы елларда халык хуҗалыгының һәр өлкәсендә кадрлар кытлыгы бик каты сизелә. Бигрәк тә үзебезнең авыл хуҗалыгы өлкәсе кадрларга мохтаҗлык кичерә», – дип белдерде район җитәкчесе. Аның сүзләренчә, әлеге мәсьәләне хәл итү өчен белгечләр әзерләү чылбырын мәктәп эскәмиясеннән үк башлау зарур.

Районда бу юнәлештә системалы эш алып барыла. Сөйләшү барышында агросыйныфлар челтәре киңәйтелү турындагы саннар да аталды. Әгәр 2023 елда Әтнә районы мәктәпләрендә 12 агросыйныф эшләсә, быелгы уку елында аларның саны 24 булган. Бу күрсәткеч яшь буынны аграр тармак белән кызыксындыру эшенең нәтиҗәлелеген күрсәтә.

Рөстәм Хисамиев шулай ук белем бирү учреждениеләре белән җитештерү тармагы арасындагы элемтәненыгытырга кирәк, дип ассызыклады. Районда Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы коллективы белән хуҗалык җитәкчеләре арасындагы хезмәттәшлекне тагын да көчәйтергә планлаштыралар. Моннан тыш, югары квалификацияле белгечләр әзерләү максатыннан Казан дәүләт аграр университеты белән дә тыгыз элемтәләр урнаштырылган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *