Казанда эшмәкәр хатын-кызлар ифтары узды: Максатыбыз – бергә үсү һәм өммәткә файда китерү
Казанда Татарстанның һәм чит төбәкләрнең 100дән артык эшмәкәр хатын-кызын җыйган хәйрия нетворкинг-ифтары узды. Чараның идея авторы һәм оештыручысы – танылган эшмәкәр, Россия Салым консультантлары палатасы әгъзасы Роза Ямилева. Очрашуның төп миссиясе булып бизнес-ледилар арасында эшлекле элемтәләрне ныгыту, тәҗрибә алмашу һәм игелекле эшләр башкару өчен мәйданчык булдыру тора.
Оештыручы Роза Ямилева билгеләп үткәнчә, мондый чаралар милли традицияләрне һәм дини кыйммәтләрне бизнес белән берләштерергә ярдәм итә.
«Минем максатым – без, мөселман һәм татар эшмәкәрләре, бер-беребезгә ярдәм итү, бер-беребезнең уңышлары белән танышу, бергә үсү. Бу ифтар – җәмгыятебезгә инвестиция һәм шушы якты айда игелекле эш кылу мөмкинлеге», – дип ассызыклады ул.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Ифтар барышында хәйрия фондларының презентациясе узды, катнашучылар, алга таба нәтиҗәле хезмәттәшлек итү максатыннан, үз продукцияләрен һәм хезмәтләрен хезмәттәшләренә тәкъдим итте. Чарада Казан эшмәкәрләре генә түгел, чит төбәкләрдән, Мәскәүдән һәм Дубайдан килгән кунаклар да катнашты. Роза Ямилева ассызыклаганча, мөселман хатын-кызлары бизнесы актив үсә: 2018 елда беренче ифтарда 30дан артык кеше катнашкан булса, хәзер бу берләшмәгә кушылырга теләүчеләр саны 150дән артып киткән.
Кунаклар арасында шулай ук эшмәкәр һәм җырчы Гүзәлем дә бар иде. Аның фикеренчә, рәсми чаралар түгел, нәкъ шундый форматта узган очрашулар татар эшмәкәрләрен ныграк берләштерә.
«Мин әлеге ифтарда икенче тапкыр, монда күбесенчә эшмәкәрләр, бизнесвуменнар җыела, шуңа күрә без монда эш турында сөйләшәбез, яңа брендлар белән танышабыз, мин үзем дә бүләкләр белән килдем. Без бик рәхәтләнеп бүләкләр белән бүлешәбез, аралашабыз, хәлләребезне сорашабыз. Чөнки монда без бер-беребезне беләбез, якыннан аралашмасак та, танышлар, бизнеста төрлечә ярдәм итәргә тырышабыз. Әлеге ифтардан иманнарыбызны арттырып, яңа белемнәр алып китәбез. Минемчә, рәсми чаралар түгел, ә нәкъ шундый аралашулар безне берләштерә. Без татар кызлары, бизнесвуменнар бер-беребезгә ярдәм итеп бергә-бергә алга таба атлыйбыз», – диде ул.
Роза Ямилева компаниясенең баш бухгалтеры Гүзәл Яхина сүзләренчә, ифтарның эшлекле ягы да бик мөһим.
«Безнең төп максат – актив кешеләрне берләштерү, аларга үзгәрешләр белән тулы салым дөньясында заман белән бергә барырга һәм дөрес карарлар кабул итәргә булышу. Эш барышында дини бүленешкә урын юк – коллективта һәм клиентлар арасында төрле дин вәкилләре бар. Төп шарт – эшнең гадел булуы һәм җәмгыятькә файда китерүе. Бу чарада гадәти булмаган шәхесләр җыела. Рәсми булмаган мохиттә яңа элемтәләр урнаша, уртак проектлар туа. Бу инде күркәм традициягә әйләнде», – дип искәртеп узды ул.