Синоптиклар иртәгә Татарстанда томан булу турында кисәтте
Иртәгә, 27 февральдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча баш идарәсе машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә иминлек чаралары турында искәртте.
Машина йөртүчеләргә тизлекне киметергә, дистанцияне арттырырга, куркыныч маневрлар ясамаска һәм томанга каршы фаралар кулланырга киңәш ителә.
Җәяүлеләрдән юл аша чыкканда бик игътибарлы һәм сак булулары сорала.