Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда яз буран һәм +1 градуска кадәр җылы белән башлана

Алдагы ял көннәрендә кыш тәмамлана һәм яз башлана. Татарстанда җылыта һәм бураннар башлана. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан билгеле булды.

Кичә республикада һава торышы шартларына көньяк циклон перифериясе тәэсир итте, бүген исә һава торышына атмосфера фронты йогынты ясый. Ләкин иртәгәдән башлап 1 мартка кадәр төбәктә һава торышын төньяк-көнбатыш циклон фронтлары билгеләячәк, ди синоптиклар.

Иртәгә, 27 февральдә, Татарстанда урыны белән бераз кар явачак. Төнлә республиканың көнбатышында уртача кар яву көтелә. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер районнарда томан төшәчәк. Тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы -6..-11 градус, ә аязганда -15 градуска кадәр була. Көндез -2..-7 градуска кадәр җылыта.

Шимбә, 28 февральдә, төбәк территориясендә вакыт-вакыт кар явачак. Шулай ук җиңелчә буран булу ихтимал. Төнлә термометр баганалары -4..-9 градуска кадәр (көнчыгышта аязганда -12 градуска кадәр) төшәчәк, ә көндез һава температурасы -1..-6 градуска кадәр артачак.

Якшәмбе, 1 мартта, Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Кар явачак. Көндез урыны белән җепшек кар яварга мөмкин. Кайбер районнарда җиңелчә буран булу ихтимал. Юлларда кар боткасы һәм бозлавык барлыкка киләчәк. Температура фоны артачак: төнлә -2..-7градуска кадәр (көнчыгышта аязганда -10 градуска кадәр), көндез -4..+1 градуска кадәр.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, киләсе атна башында актив төньяк-көнбатыш циклоны республика территориясенә кар һәм җепшек кар алып киләчәк. Һава температурасы җылыну дәвам итәчәк: төнлә -1..-6 градуска кадәр һәм көндез -2..+1 градуска кадәр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *