Калининградта Туфан Миңнуллинга багышланган иҗади очрашу-лекция узачак
Калининградта күренекле татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе һәм сүз остасы Туфан Миңнуллинга багышланган иҗади очрашу-лекция узачак. Бу хакта Калининградның «Кардәшләр» төбәк татар-башкорт мәдәнияте иҗтимагый оешмасының Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
«Аның пьесалары чор чагылышына, ә геройлары татар күңеленең тере образларына әверелә: эчкерсез, көчле, кайчакта каршылыклы, әмма һәрвакыт чын. Миңнуллинның иҗаты – кеше, халык, язмыш һәм заман алдындагы җаваплылык турында сөйләшү», – дип белдерә оештыручылар.
Очрашу программасында:
- язучының тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләү; - иң әһәмиятле әсәрләре белән танышу; - аның татар драматургиясе һәм мәдәнияте үсешенә керткән өлеше турында фикер алышу; - җанлы диалог һәм аның әсәрләренең бүген дә актуаль булып калуы турында уйланулар.
Очрашу-лекция 11 март көнне А.А.Леонов исемендәге китапханәдә узачак.