Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Уфаның «Ихлас» мәчете 25 еллык юбилеен ифтар мәҗлесе белән билгеләп үтте

26 февраль көнне Уфа шәһәренең Киров районында урнашкан «Ихлас» мәчетенең 25 еллык хезмәтенә багышланган ифтар мәҗлесе узды. Чара мәчетнең юбилей датасына туры китереп оештырылды. Ул мәхәллә халкын, дин әһелләрен, иҗтимагый эшлеклеләрне берләштерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә кунакларны каршы алу белән башланды. Программа кысаларында тантаналы һәм мәдәни өлеш, азан әйтү, ахшам намазы уку, күмәк авыз ачу каралган иде.

Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашып, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. Ул «Ихлас» мәчетенең чирек гасыр дәвамында рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга, милләтара татулыкны саклауга, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Шулай ук мәчетнең республика күләмендә татар зыялылары җыела торган үзәккә әверелүен әйтте. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Коръән Кәрим китаплары бүләк ителде.

Чара барышында кунаклар тарафыннан мәчетнең имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшинга һәм мәчеткә нигез салучы Мөхәммәт хәзрәт Галләмгә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә бүгенге көндә «Ихлас» мәчете Башкортстандагы мөселман җәмәгатьчелеге өчен рухи үзәкләрнең берсе булып тора.

Мәчет каршында оештырылган «Әлиф» иҗат киңлеге турында да аерым әйтелде. Әлеге мәйданчык мәчет янында беренче ислам бакчасын булдыру юнәлешендә актив эш алып бара. Бу проект Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мавлиев тарафыннан хуплау тапкан.

Шулай ук чарада Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сагитов, Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур Биргалин да катнашты.

Моннан тыш, бәйрәм кичәсендә республиканың төрле өлкәләрендә эшләүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләре — фән, мәгариф, мәдәният, эшмәкәрлек, иҗтимагый оешмалар, матбугат һәм дин өлкәсендә хезмәт куючылар да бар иде. Бу исә «Ихлас» мәчетенең чыннан да татар зыялыларын һәм актив җәмәгатьчелекне җәлеп итү үзәге булуын тагын бер кабат раслады.

«Ихлас» мәчетенең 25 еллык юбилеена багышланган ифтар мәҗлесе җылы, ихлас һәм рухи күтәренкелек мохитендә узды. Чара җәмгыятьтә бердәмлекне ныгытуга, милли-мәдәни һәм рухи кыйммәтләрне саклауга юнәлтелгән әһәмиятле вакыйга булды, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *