Түбән Камада ракета һөҗүме куркынычы аркасында җәмәгать транспорты хәрәкәтен чикләделәр
Түбән Камада ракета һөҗүме куркынычы фонында җәмәгать транспорты хәрәкәтен чикләделәр. Бу хакта район башлыгы Радмир Беляев хәбәр итә.
«Түбән Камада сиреналар сигналы ишетелергә мөмкин. Тынычлык саклавыгызны сорыйм – барлык хезмәтләр дә көчәйтелгән режимда эшли, вәзгыять контрольдә. Барлык белем бирү учреждениеләрендә балалар оешкан рәвештә педагоглар һәм куркынычсызлык хезмәтләре күзәтүе астында ышык урыннарга эвакуацияләнә. Җәмәгать транспорты хәрәкәте махсус боерыкка кадәр туктатылды», – дип язды ул Телеграм-каналда.
Мәскәү вакыты белән 12.06 сәгатьтән республика территориясендә «ракета һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдә. Шундый ук режимны Татарстан белән күрше Чувашия һәм Самара өлкәсендә керттеләр.