Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев махсус операция волонтерларын бүләкләде
Эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев гуманитар йөкләр формалаштыручы һәм махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче волонтерларга бүләкләр тапшырды.
Махсус хәрби операциягә ярдәм итүче волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашулары өчен «Россиягә хезмәт иткән өчен» күкрәк билгесе һәм «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медале белән хәрби хәрәкәтләр ветераннары, районның авыл җирлекләре башлыклары, хәйриячеләр һәм меценатлар бүләкләнде.
«Һәрберегезгә рәхмәт белдерәм. Беркем дә битараф түгег – барысы да булдыра алганча ярдәм итә. Бу – бик зур эш. Безнең районда ул югары дәрәҗәдә оештырылган», - дип ассызыклады Беляев.
«Бездә тыл геройлары бик күп! Бүген аларның кайберләре залда. Бу – зур хөрмәткә лаек кешеләр. Безнең волонтерлар, активистлар, дүрт ел буена махсус хәрби операциягә ярдәм итүчеләр. Алар – безнең солдатларга көч өстәүче ышанычлы тыл. Түбән Кама – зур йөрәкле һәм нык холыклы шәһәр. Һәм сез моны исбатлыйсыз. Мин бүген волонтерларыбызга лаеклы бүләкләр тапшыруыма шатмын. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Без бергәләп җиңүне якынайтачакбыз!», – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы волонтерларга.
Моннан тыш, район башлыгы строй һәм җыр муниципаль смотр-конкурсында аеруча яхшы чыгыш ясаган мәгариф һәм мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырды.
Фото: ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте