Казан агломерациясендә тизйөрешле автобус маршрутлары барлыкка килергә мөмкин
2026 ел ахырына Казан агломерациясендә тизйөрешле автобуслар хәрәкәтен оештырырга планлаштыралар, алар бүлеп бирелгән полосалар буенча хәрәкәт итәчәк. Проект республика башкаласының төп магистральләрен, шул исәптән Мамадыш, Оренбург һәм Себер трактларын, шулай ук Горький шоссесын үз эченә алачак. Тиешле боерыкка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Проект карарларын эшләү һәм тизйөрешле маршрутларны эшләтеп җибәрү 2026 елның 31 декабренә кадәр тәмамланырга тиеш.
Моннан тыш, республика Транспорт министрлыгына июнь ахырына кадәр җир өсте җәмәгать транспортының бердәм операторын булдыру буенча тәкъдимнәр әзерләү йөкләнде. Яңа структура Казанның шәһәр яны һәм шәһәр маршрутларын гомуми нәтиҗәле системага берләштерергә мөмкинлек бирер дип көтелә.
Автобуслар хәрәкәтен үстерүдән тыш, республика хакимияте йөк транспорты хәрәкәтен оптимальләштерергә һәм транспорт-күчеп утыру узеллары челтәрен булдыру белән шөгыльләнергә планлаштыра. Чаралар планына шулай ук агломерация территориясендә машина кую урыннарын төзекләндерү дә кертелгән.