Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Күпләр Оманга китә: музыкант Артур Mauzer Әмирлекләрдәге вазгыять турында сөйләде

Саксофончы һәм эшкуар Артур Гыйниятуллин (Arthur Mauzer) «Татар-информ» агентлыгына Якын Көнчыгыштагы кискенләшкән вазгыять һәм аның Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге тормышка йогынтысы турында сөйләде. Артур сүзләренчә, Әмирлекләрне күпләр куркынычсызлык үрнәге дип кабул итсә дә, соңгы вакыйгалар инвесторларны куркытырга һәм ил икътисадына тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, узган ялларда Израиль һәм АКШ Иранга каршы уртак хәрби операция башлады. Җавап чарасы буларак, Иран Израильгә һәм АКШның Якын Көнчыгыш илләрендәге – Иордания, Катар, Гыйрак, Бәхрейн, Күвәйт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны территориясендә урнашкан хәрби базаларына һөҗүм итте.

Артур Гыйниятуллин хәзерге вакытта гаиләсе белән Татарстанда, алар Чаллыда төпләнгәннәр, чөнки биредә барлык туганнары, якыннары һәм бизнеслары урнашкан. «Әмирлекләрдә кышны гына уздырабыз, әмма Рамазан аенда һәрвакыт өйдә булабыз. Чөнки Чаллыда өч хәләл кафебыз бар, анда ифтарлар, хәйрия чаралары оештырабыз, бизнесыбызны контрольдә тотабыз», – дип сөйләде ул.

Музыкант билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Әмирлекләрдә хәлләр чагыштырмача тыныч булса да, күпләр вакытлыча күрше илләргә китүне өстен күрә.

«Әмирлекләрдә дусларыбыз, туганнарыбыз күп. Күпләр вакытлыча Оманга яки Согуд Гарәбстанына китәргә карар кылды. Оманга – очып китү өчен, чөнки анда һава юллары ачык, ә Согуд Гарәбстанына – мөселманнар өчен изге һәм кагылгысыз урыннар булганга баралар. Фаразлар бирергә кыен, вазгыять буенча карыйбыз. Иран Америка хәрби базалары урнашкан гарәп илләренә һөҗүм ясады. Күрәсең, бу Иран тарафыннан башка гарәп илләренә АКШ һәм Израиль белән хезмәттәшлек итмәскә кирәклеге турындагы бер тапкырлы сигнал булды», – дип аңлатты эшкуар.

Аның фикеренчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең куркынычсыз ил имиджы бүгенге көндә сорау астында.

«Гадәти тормыш үзгәрде. Барысы өчен дә Әмирлекләр иң куркынычсыз урыннарның берсе иде, әмма бу вакыйгалардан соң күпләр вазгыятькә башкача карый башлады. Илнең җинаятьчелек күзлегеннән куркынычсыз булуы аңлашыла, әмма гомуми хәл яхшы түгел. Хәзерге вакытта Берләшкән Гарәп Әмирлекләр икътисады элеккеге БДБ (СНГ – иск. «Татар-информ») илләреннән килгән экспатлар һәм эмигрантлар хисабына күтәрелә иде, алар бизнес һәм күчемсез милеккә акча салалар. Бу көннәрдә булган хәлләр инвесторларны куркытырга һәм икътисадны какшатырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, яхшыга өметләнәбез. Дубай – безнең икенче йортыбыз, бу илгә миңа биргән яңа мөмкинлекләре өчен рәхмәтлемен. Бу илне яратам һәм хөрмәт итәм», – дип йомгаклады Артур Гыйниятуллин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *