Татарстанда кар, буран, бозлавык, томан һәм 3 градуска кадәр җылылык көтелә
Бүген Төньяк Атлантика циклонының үзәк өлеше Татарстан аша узу сәбәпле, республика территориясендә һава шартлары сизелерлек начараячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бөтен республика буенча көчле һәм җепшек кар фаразлана. Кайбер районнарда һәм Казанда бозлавык барлыкка килә һәм бураннар башлана. Урыны белән томан төшә.
Секундына 5-10 метр тизлек белән исүче көньяк-көнчыгыш җиле вакыт узу белән юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Урыны-урыны белән аның тизлеге 14 метрга ка кадәр көчәячәк. Юлларда бозлавык, шулай ук кар көртләре барлыкка килә.
Җылы төннән соң (0 дән -3 градуска кадәр) көндез Татарстанда һава 0...+3 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – 0...+2 градуска кадәр).