Мөхәммәтшин Казан студентларына һөнәрне аңлы рәвештә сайлауның мөһимлеге турында әйтте
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан милли тикшеренү техник университеты техник көллияте студентлары белән очрашты. Чара «Персона» проекты кысаларында ТР «Бердәм Россия»гә иҗтимагый ярдәм штабында узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Очрашуга дәрәҗәле кунак буларак Казан авиация заводының самолет җыю сыйфатын контрольдә тоту инженеры Владимир Чижиков чакырылган иде. Легендар шәхес авиация тармагына 60 ел гомерен багышлаган.
Студентларны сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин мондый очрашуларның традициягә әйләнүен билгеләп үтте. Мондый чаралар яшьләргә һөнәри юнәлеш бирүдә мөһим рольуйный, диде ул.
Тормыш юлын сайлау – фундаменталь мәсьәлә, дип игътибар итте парламент башлыгы. «Һөнәр – ул төп кыйммәтләрнең берсе, ул гомер буена сайлана», - дип белдерде ул.
Фото: gossov.tatarstan.ru
Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, яшьләргә барлык юллар да ачык. «Сез Татарстанда – күп векторлы икътисадлы республикада яшәвегез белән горурлана аласыз. Безнең төбәк социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча алдынгы урыннарда», – дип мөрәҗәгать итте ул студентларга.
Очрашуда Владимир Чижиковның хезмәт батырлыгына аерым игътибар бирелде. Инженер атаклы династия вәкиле: авиация заводында аның әтисе, абыйсы һәм сеңлесе эшләгән. Ул 80 яшендә хезмәт эшчәнлеген дәвам итә. Хезмәт стажы – 63 ел. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 90нчы елларда республика җитәкчелеге, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев авиаҗитештерүне саклап калу өчен бик күп эш башкарды. Авиатөзелеш тармагының тупланган потенциалы Владимир Чижиков кебек патриотлар ярдәмендә саклап калынды, дип ассызыклады парламент башлыгы.
Очрашу азагында Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Чижиковка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хатын тапшырды.
Фото: gossov.tatarstan.ru