Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

КФУда казах шагыйре Жамбыл Жабаевның тууына 180 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ярдәмендә Абай исемендәге Казах теле һәм мәдәнияте үзәгендә түгәрәк өстәл узды. Чара казах халык шагыйре Жамбыл Жабаевның тууына 180 ел тулуга багышлап үткәрелде, дип хәбәр итә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының матбугат хезмәте.

Казахстан Республикасының Казандагы генераль консулы Ерлан Искаков катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул шагыйрь иҗатының бүгенге көнгә кадәр актуальлеген югалтмавын искәртте. «Жамбыл Жабаев – поэтик импровизациянең виртуозы, лирика һәм кискен публицистика остасы. Үз гомерен гомумкешелек кыйммәтләрен таныту, гаделлек һәм ватанпәрвәрлеккә дан җырлауга багышлады. Аның мирасы -казах халкы тарихының көзгесе», - диде ул.

Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин түгәрәк өстәлне оештыручыларга рәхмәт белдерде, кыскача гына планлаштырылган чаралар турында сөйләде.

Филология фәннәре докторы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы профессоры Хатыйп Миңнегулов шагыйрьнең иҗаты белән таныштырды.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре кандидаты һәм профессор Рәдиф Җамалетдинов Жамбыл Жабаевның тормыш юлын өйрәнүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул искәрткәнчә, бүген казах галимнәре белән уртак тикшеренүләр һәм чаралар алып барылуы Татарстанда яшәүчеләр һәм татар халкы өчен зур әһәмияткә ия.

Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты галимнәре: филология фәннәре докторы, Л.Гумилев исемендәге Евразия милли университетының казах әдәбияты кафедрасы профессоры Ракымжан Турысбек, Евразия милли университетының PhD докторы Аман Турсунгазы улы һәм Казахстан Язучылар берлеге әгъзасы, әдәбият белгече, Абай исемендәге Казах милли педагогика университетының рус теле һәм әдәбияты кафедрасы өлкән укытучысы Алибәк Байбол докладлар белән чыгыш ясады.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының II курс студентлары Жамбыл Жабаевның шигырьләрен укыды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *