Халиков исемендәге археология институтында Урал-Идел буе археологиясе конференциясе уза
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Урал-Идел буе археологиясе яңа тикшеренүләрдә» бөтенроссия фәнни конференциясе башланып китте. Конференцияне ТР Фәннәр академиясенең Халикова исемендәге археология институты оештыра. Институт чарада гадәттәгечә 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясаячак.
Фәнни конференция – Археология институты ел саен үткәрә торган мөһим вакыйга. Ул ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән килгән әйдәп баручы галимнәрне, археологларны, тарихчыларны һәм тикшеренүчеләрне берләштерә.
Фото: © Җәмил Сәлимгәрәев, «Татар-информ»
Фәнни конференциянең беренче көнендә Россия Фәннәр академиясенең Ерак Көнчыгыш халыклары тарихы, археологиясе һәм этнографиясе институты директоры Николай Крадин, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов һәм Археология институты директоры Айрат Ситдыйков катнашында пленар сессия узды. Конференциядә катнашучыларны (100дән артык археология фәне вәкилен) Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов сәламләде.
Фәннәр академиясе фойесында күргәзмә оештырылган иде. Анда узган елгы археологик экспедицияләр һәм фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре тәкъдим ителде.
Фото: © Җәмил Сәлимгәрәев, «Татар-информ»
Конференциянең икенче көне тулысынча секция утырышларына багышланачак. Лаеш районының I Стрюково авылындагы разведка эшләре нәтиҗәләре, Наровчат шәһәрчегендәге археологик тикшеренүләр нәтиҗәләре һәм Биләр шәһәрчегендәге тикшеренүләрнең беренчел нәтиҗәләре турында докладлар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Казандагы Петр һәм Павел чиркәве территориясен тикшерү нәтиҗәләре күрсәтеләчәк.