Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

13 мартта Казанда 14 нче Республикакүләм ифтар узачак

2026 елның 13 мартында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстанда Рамазанның иң көтеп алынган вакыйгаларның берсе – 14 нче Республикакүләм ифтар узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе, «Туган авылым» милли-туристлык комплексы һәм «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге көче белән оештырыла. Казандагы Республикакүләм ифтар Россиядәге иң зур ифтарларның берсе санала.

Быел Республикакүләм ифтарга 10 мең кеше – Татарстанның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләребез, махсус хәрби операциядә катнашучылар, мохтаҗлар, мөхтәрәм кунаклар җыелачак.

Оештыручылар ифтарда катнашучылар өчен бай эчтәлекле программа әзерләде. Ул намаз уку һәм ифтар уздыру павильоннары каршындагы фойеда 15:00 сәгатьтә башланачак. Биредә «Абыстайлар хәзинәсе» дип исемләнгән милли сәүдә күргәзмәсе ачылачак. Татарстанның төрле почмакларыннан татар остабикәләре үзләренең милли өслүбтәге, күн, текстиль, мех, мамыктан кул эшләнмәләрен һәм башка кием-салымны, бизәнү әйберләрен алып киләчәк. Шулай ук республика җитештерүчеләренең хәләл ярминкәсе оештырылачак.

16:30 сәгатьтә 2 нче павильонда (намаз уку залында) Республикакүләм ифтар программасының рәсми өлеше башланачак. Программа Коръән уку һәм дога кылу, шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламләве белән ачылачак. Ифтар программасының махсус кунагы буларак, Дагыстан Республикасыннан ислам нәшидләрен башкаручы «Нәшидүл ислам» төркеме җырчылары чыгыш ясаячак. Алар башкаруындагы мөнәҗәтләр һәм нәшидләр халык яраткан татар вәгазьчеләренең тирән эчтәлекле вәгазьләре белән чиратлашып барачак.

17:43 сәгатьтә азан яңгыраячак һәм авыз ачу вакыты җитәчәк. Аңарчы ифтар кунакларына су таратылачак. Мөселманнар Камил хәзрәт җитәкчелегендә ахшам намазын укыганнан соң, 3 нче павильонда мул өстәлләр артында ифтар башланачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен павильоннарга узу юллары һәм авыз ачу мәйданчыклары аерым булачак.

Республикакүләм ифтарга билетлар – түләүсез, бары тик басма рәвештә генә. Аларны мәчетләрдән һәм мөхтәсибәтләрдән, шулай ук нәзарәттән килеп алырга мөмкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *