Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Үз телем» бәйгесе җиңүчеләре проектларын тәкъдим итте

Кичә «Яратам» яшүсмерләр клубында 2025 елда Казан мэриясе оештырган «Үз телем» проектлар бәйгесе җиңүчеләренең эшләрен тәкъдим итү чарасы булды. Бу хакта Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • 2021 елдан үткәрелеп килүче бәйгенең төп максаты – татар телен өйрәнүнең үзенчәлекле, заманча, кызыклы форматларын барлау, туган телебезне, мәдәниятебезне үстерү һәм популярлаштыру. Узган елгы конкурска 60ка якын гариза килгән иде. Алар арасыннан 11 җиңүче сайланды, һәрберсенә акчалата грант бүлеп бирелде.

Тәкъдим итү барышында катнашучылар проектларының әһәмиятен дәлилләде. «Үз телем» бәйгесенең җиңүчеләре: Фаил Баязитов («Әрсезквиз» уены), Ләйлә Гарифҗанова (балалар өчен «Куен дәфтәре»), Диләрә Гафиятуллина («Без үстергән нәсел агачы» шәҗәрә төзү әсбабы), Сәйдә Кадыйрова («Сәрвиназ» балеты), Зөләйха Камалова («Барсиклар гаиләсе» комиксы, «Итил суы ака торур» график романы), Баязит Хәсәнов (татарча филворд уены кушымтасы), Ләйсән Шәрәпова («Бер йортның тарихы» китабы) жюри әгъзаларын һәм килгән кунакларны әзер проектлары белән таныштырды.

«Әлеге чарадан соң горурлык хисләре кичерәбез. Талантлы, сәләтле яшьләребез барлыгына тагын бер тапкыр инандык. Идеяне тәкъдим итү ул – бер, ә аны тормышка ашыру – икенче әйбер. Чиста хыял-ният булмаса, бернәрсә дә килеп чыкмас иде. Максатлар булганда, хыяллар барыбер тормышка аша, иң мөһиме – тукталып калмаска. Тиздән «Үз телем»нең быелгы сезонына да старт бирергә ниятлибез. Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 2026 елда Идел буе халыкларына да шундый мөмкинлекләр бирәсе килә», – диде Казан шәһәре мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Тормышка ашкан һәр проект игътибарга лаек, авторлар үз эшләренә бик җитди караган: команда туплаганнар, идеяләрен чынга ашырганда төрле мөмкинлекләрдән файдаланганнар. Әйтик, Зөләйха Камалова командасы ике ел рәттән катнашып грант отты һәм «Барсиклар» проектын дәвам итте. Шулай ук Зөләйханың бабасы, язучы Нурихан Фәттах иҗат иткән «Итил суы ака торур» романы нигезендә эшләнгән график роман да тормышка ашып килә. Татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова исә кечкенә балалар өчен интерактив уеннардан торган куен дәфтәрләре ясаган.

Фаил Баязитов «Әрсезквиз» видеоподкастының өзеген күрсәтте. Сәйдә Кадыйрова командасы исә бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгына багышлап, беренче мәртәбә «Сәрвиназ» балетын сәхнәләштерүе турында сөйләде. Балет 2025 елның 2,3 декабрь көннәрендә Казанның «Московский» мәдәният үзәгендә куелган иде. Диләрә Гафиятуллина нәсел шәҗәрәсен төзергә ярдәм итүче әсбап – «Без үстергән нәсел агачы» китабын чыгарган. Конкурсның иң яшь җиңүчесе Баязит Хәсәнов ясаган татарча филворд уены кушымтасын телефонга йөкләтеп алып, уйнап була.

«Шушы идеяләрнең берникадәр язмышын хәл итәргә мөмкинлек биргәнегез өчен рәхмәт. Җаваплылыкны тоям һәм ахыр чиктә чыккан продуктның да гамәлгә ашуына юл куйдык дип горурланып утырдым. Проектны ничек тәкъдим итсәләр, шундый ук дәрәҗәдә башкарып чыкканнар, өметләр акланды. Чикле бюджет кысаларында да шундый яхшы сыйфатлы эшләр башкаргансыз, «Афәрин!» диясе килә. Шундый мөмкинлек булганда, хыялыңда йөрткән идеяләреңне чынга ашырырга мөмкин», – диде хөкемдарлар рәтендә булган танылган алып баручы Айваз Садыйров.

«Үз телем» бәйгесе 2026 елда да дәвам итәчәк. Конкурста 14-35 яшьтәге казанлылар катнаша ала. Бәйгенең тулы шартлары алдагы көннәрдә билгеле булачак, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *