Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәннәр академиясендә татар тарихы һәм шәхесләре хөрмәтенә нинди эшләр башкарыла – күзәтү

Татарстанда узган елда фәнни тикшеренүләргә эчке чыгымнар 32 млрд сумнан 54 млрд сумга кадәр арткан. Бер галимгә бүлеп бирелгән финанслау күләме елына 3,2 млн сумнан гыйбарәт (ил буенча уртача сумма – 2,8 млн сум).

Узган елда фәнни эзләнүләр, эшләнмәләр өлкәсе хезмәткәрләре чирек гасыр эчендә рекорд санга – 16,6 мең кешегә җиткән. Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, республикада Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан фәнни һәм технологик өлкәләрдә куелган илкүләм максатларга ирешүдә сизелерлек алга китеш бар.

«Тикшеренүләргә чыгымнар, фәнни-белем бирү учреждениеләрен яңарту өчен ресурслар артса да, кадрлар потенциалы ныгытылса да, фән өлкәсен финанслау өстенлекле бурыч булып кала», – диде Рифкать Миңнеханов.

Ул республика фәне кыенлыклар кичергән юнәлешләрне атады. Аларга атом һәм энергетика технологияләре, пилотсыз авиация системалары, биоэкономика керә. Сәбәбе – төбәк оешмаларының квалификацияле заказчылар һәм башкаручылар исәбендә сирәк очравы, шулай ук, конкурс шартларының җирле фәнни мәктәпләрнең потенциалын исәпкә алмавында.

«Технологик лидерлык буенча илкүләм проектлар ил икътисадын трансформацияләү юнәлешен билгелиләр. Федераль проектларга өстәмә республика профильле тармак проектларын кертү мөмкинлеген каравыгызны сорыйбыз», – дип мөрәҗәгать итте Рифкать Миңнеханов парламент депутатларына.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Университетлар һәм индустрия бергә эшләрлек шартлар тудырабыз»

2025 елда ТР Фәннәр академиясенең Фән һәм технологияләр фонды үз эшен башлап җибәргән. Аның бурычы – фундаменталь, гамәли тикшеренүләр һәм эзләнүләргә ярдәм, вузлар һәм сәнәгать арасында хезмәттәшлекне җайлаштыру. Фонд тарафыннан университет һәм предприятиеләр хезмәттәшлегенә юнәлдерелгән грант конкурсы гамәлгә кертелгән. Конкурс нәтиҗәсендә 25 компания 35 инновацион технология кертү өчен 236 млн сум күләмендә финанслау алган.

Шулай ук Фәннәр академиясенең фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләргә ярдәм йөзеннән традицион конкурсы үткәрелгән. Барлыгы 11 вуз һәм фәнни оешмадан 37 проектка 102 млн сум күләмендә ярдәм юнәлтелгән.

Фәннәр академиясендә фәнни-технологик үсеш буенча дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Узган елда аның бюджеты 1 млрд 983 млн сум булган. Программаның мөһим өлеше университетлар һәм сәнәгатьнең уртак проектларына ярдәм итүдән гыйбарәт – федераль инженер мәктәпләрен бергәләп финанслау. 2025 елда Туполев исемендәге Казан илкүләм фәнни-тикшеренү институтына ярдәмгә 350 млн сум акча, югары нефть мәктәбенә 200 млн сум бүлеп бирелгән. Казан энергетика университеты һәм Казан мәдәният институты индустриаль партнерларның кушылып финанслау шартларында 50шәр млн сум акча алган.

«Яңа юнәлешләргә үсеш биреп, студентлар һәм яшь белгечләр өчен компетенцияләр формалаштырып, университетлар һәм индустрия бергә эшләрлек шартлар тудырабыз», – диде Рифкать Миңнеханов.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Яңа докторлык диссертацияләрен әзерләү өчен финанслауны арттырдык»

Доктор диссертацияләрен әзерләү өчен галимнәргә грант ярдәме 11 млн сумга артып, 109 млн сумга җиткән. Бу 39 процентка күбрәк проектларга – барлыгы 223 тикшеренүчегә ярдәм күрсәтү мөмкинлегенә ирештергән. Грант күләме әзерлек дәрәҗәсенә карап 430 мең сумнан 644 мең сумга кадәр.

Квалификацияне күтәрү программаларын төп звенодагы 500 җитәкче узган, ә ясалма фәһемне куллану буенча укыту программасын 280 белгеч үзләштергән. Бу – академиянең төп хезмәткәрләрен заманча тикшеренү технологияләре буенча әзерлеген тәэмин итә.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Сыйфатлы тикшеренүләр өчен шартлар тудыру һәм яңа докторлык диссертацияләрен әзерләү өчен фәнни кадрларга ярдәм буенча финанслауны арттырдык», – диде Фәннәр академиясе президенты.

Академиядә Ватанны Саклаучы елы кысаларында проектлар уңышлы үтәлгән. «Бөек Ватан сугышында татарстанлыларның хезмәт фидакарьлеген мәңгеләштерү буенча инициативаларга фәнни ярдәм мөһим юнәлеш булып тора. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, академия бүлекчәләре белән берлектә, архив тикшеренүләре алып бара. Халыкның Җиңүгә һәм махсус хәрби операциягә керткән өлеше турында тарихи хәтерне ныгыту эше дәвам иттереләчәк», – дип белдерде Рифкать Миңнеханов. Аның максаты – татарстанлыларның сугыш елларында куйган хезмәтен киметеп күрсәтергә тырышучыларга каршы тору.

2026 елда – Россия халыклары бердәмлеге елында – ТР Фәннәр академиясе «Ватанга хезмәттә татарлар» программасын гамәлгә ашыруны дәвам иттерәчәк. Аның максаты – Россия дәүләтен торгызу, үстерү, чикләрен саклауда татар халкының өлешен ачыклау.

Фәннәр Академиясе нинди хезмәтләр бастырып чыгара?

Рифкать Миңнеханов Фәннәр академиясенең нәшриятчылык программасы турында да әйтте. Тарихи-мәдәни мирас юнәлешендә эшчәнлегенә тукталды. Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан шагыйрьнең 6 томлыгы, Фатих Әмирханның 6 томда әсәрләр җыентыгы, Каюм Насыйри энциклопедиясен, Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу хөрмәтенә «Муса Җәлил: энциклопедик очерклар», «Меңъеллык Казан», «Үзбәкстан татарлары» хезмәтләрен атап узды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Быел халыкара аудиториягә беренче тапкыр Шиһабетдин Мәрҗанинең 10 томда әсәрләр җыентыгын күрсәтүне уйлыйбыз, татар мәгърифәтчелек фикерен дөньякүләм ислам цивилизациясенә җиткерү максаты күздә тотыла. Безнең нәшриятчылык проектлары бөек татар мәгърифәтчеләренең мирасын саклап кына калмый, бөтен дөнья буенча киң җәмәгатьчелеккә һәм тикшеренүчеләргә җиткерә», – диде Миңнеханов.

2025 елда Россия һәм халыкара галимнәр катнашында «Степная Евразия» тугыз еллык программасы башланган. Проектлар бу регионның тарихи, мәдәни, икътисади процессларын өйрәнә. Алтын Урда проектына игътибар бирелә, ул Татарстанның мәдәни мирасы турында белемнәрне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк. Рифкать Миңнеханов, бу нисбәттән, тарихны үзгәртеп, бу чорны яңадан язу омтылышлары булганын, шуңа күрә тарихи чынбарлыкны саклау максатыннан республикада бу эшнең әһәмияте зур булуын ассызыклады. «Алтын Урда тарихын өйрәнү – татар халкының тамырларын аңлау һәм төбәкнең тарихи үзенчәлекләрен саклауга бер юл», – ди ул.

Утырышта депутат, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла ничә еллар эшләнгән зур хезмәтләрнең таралу даирәсе ни өчен тар булуын сорады, аларның сатуга чыкмавын әйтте. Аның фикеренчә, Габдулла Тукай иҗаты буенча рус телендәге хезмәтләрне сатуга да куеп булыр иде. «Язучылар берлегенә дә ул хезмәтләрнең килеп җиткәне юк», – диде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Моңа җавап итеп, дәүләт программасы нигезендә басылгач, хезмәтләр 500 данә генә чыгуын әйттеләр. Шулай да, Рифкать Миңнеханов Татар китап нәшриятында китапларны икенче тапкыр чыгару буенча сөйләшүләр булганын әйтте.

Быел Фәннәр академиясе татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган чаралар уздырырга ниятли. Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирханның тууына 140 ел, Муса Җәлил тууына 120 ел, Һади Атласиның тууына 150 ел уңаеннан чаралар көтелә.

Утырышта татар халкының мирасын, үзенчәлекләрен саклау юнәлешендә башкарылган эш турында кызыксындылар. Тел, әдәбият һәм сәнгать, Археология институтлары бу юнәлешләрдә эш алып бара. Әстерхан, Пенза, Рязань өлкәләрендә археологик казылма эшләре, эзләнүләр үткәрелә. Казу эшләре буенча хезмәтләр басылып чыга. Соңгы берничә елда 60тан артык монография басылып чыккан. Күптән түгел Идел-Урал археологиясе буенча вузлар өчен 800 битлек уку әсбабы тәкъдим ителгән. Быел аның икенче томы чыгачак. Былтыр татарлар археологиясе буенча алты томлык хезмәт чыккан.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татар халык иҗаты буенча татар телендә 25 томлык хезмәт әзерләнгән, 15 томы рус теленә тәрҗемә ителгән. Татар лексикографиясе буенча зур эш алып барыла. «Татар теленең 6 томда аңлатмалы сүзлеге, рус-татар, татар-рус сүзлекләре чыкты. Бүген терминологик сүзлекләр чыгару буенча эш бара. Яңа буын норматив сүзлекләрне чыгару эшен башлады», – дип сөйләделәр Тел, әдәбият институты вәкилләре.

Шулай ук, быел академиягә 35 ел тула. Рифкать Миңнеханов юбилей яңа проектларга – башлангыч, халыкара хезмәттәшлек ныгуына этәргеч булыр дигән ышанычын белдерде. Татарстанның һәм төрки дөньяның тарихи-мәдәни мирасына багышланган фәнни форумнар үткәрү ниятләнә. Яшь галимнәргә ярдәм, яңа кадрлар әзерләү өстенлекле бурыч булып кала. «2026 елны фәнни, мәдәни, мәгърифәтчелек инициативаларын берләштерү, бер үк вакытта тарихи мирасны саклау һәм инновацияләр өчен шартлар тудыру мөмкинлеге итеп күрәбез», – диде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *