Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алабуганың «Әҗмәл» мәчетендә хатын-кызлар өчен ифтарлар узды

Алабуганың «Әҗмәл» мәчетендә хатын-кызлар өчен ифтарлар узды, дип хәбәр итә «Алабуга нуры».

Формаль яктан бу кичәләр Рамазан аенда авыз ачу ашлары иде, асылда исә алар ярдәм, рәхмәт белдерү һәм эшлекле рухи очрашулар булды.

Игелекле эшләр өчен афишалар кирәкми. Ачык ишекләр һәм ихлас ният җитә. «Әҗмәл» мәчетендә ике көн дәвамында 120 кунакны берләштергән хатын-кызлар өчен ике хәйрия ифтары узды.

Беренче ифтар ислам кыйммәтләре белән кызыксынучылар һәм дин юлында әле беренче адымнарын ясаучылар өчен оештырылды. Кунаклар арасында — дин белән кызыксынучы, сораулар бирүче, ориентирлар эзләүче хатын-кызлар. Тыныч һәм ачык атмосферада, артык үгет-нәсихәтләрсез Рамазан аеның мәгънәсе, ният, рухи байлык турында сөйләштеләр. Бу очрашуда Ислам катгый формулалар аша түгел, ә һәр кешегә карата кайгырту һәм хөрмәт аша күрсәтелде.

Икенче көн инде башкалар өчен җаваплы булганнарга рәхмәт билгесе буларак оештырылды. Бу көнне табын артына махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары, мәчет хезмәткәрләре, педагоглар, җәмгыятьнең актив эшлеклеләренең хатыннары, авыру бала тәрбияләүче әниләр җыелды. Алар — көн саен җәмгыятькә хезмәт итеп, еш кына күләгәдә калучы кешеләр. Аларның күбесе өчен бу кичә ярдәм һәм игътибар тою мөмкинлеге булды.

Ике кичнең дә программасы бай булды. Рамазан ае темасына ком анимациясе һәм яктылык тамашасы очрашуларга аеруча тирәнлек бирде. Экранда комнан мәчет, дога кылучы куллар, ярым ай образлары туды. Сәнгать образлары аша Рамазан аеның чистарынырга, сабырлыкка һәм шәфкатьлелеккә өйрәтүе ассызыкланды.

Казаннан чакырылган спикер Рузана Хөснетдинова үзенең чыгышында кешенең ялгыз блумавына ышаныч һәм өмет уяту темасына кагылды. Чыгышта әйтелгәнчә, рухи байлык, ышану укылган догалар саны белән генә түгел, кешенең гаиләдә, эштә, иҗтимагый тормышта үзен ничек тотуы белән үлчәнә. Үзенең тормышын башкалар турында кайгыртуга багышлаган ханым-туташлар өчен бу сүзләр зур мәгънәгә ия.

Азаннан соң кунакларны кичке аш белән сыйладылар. Очрашу җылы аралашу, танышу һәм тәҗрибә уртаклашу белән дәвам итте.

Кичә бүләкләр уйнату, шулай ук иганәчеләрдән һәр кунакка чәчәкләр һәм шарлар тапшыру белән тәмамланды.

Шәһәр дәрәҗәсендәге зур чараны актив тормыш позициясе булган алты хатын-кыз оештырды. Ике көн эчендә алар 120 кешегә җылылык, матурлык бүләк иткән киңлек оештыра алды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *