Пермь краенда хәрбиләрнең әниләре һәм хатыннары өчен өчпочмак пешерү мастер-классы узган
Пермь краеның Березники шәһәрендә Халыклар бердәмлеге елы һәм 8 Март бәйрәме уңаеннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары өчен татар милли ризыгы – өчпочмак әзерләү мастер-классы узган. Бу хакта Пермь крае Березники шәһәре татарлары һәм башкортлары үзәге хәбәр итте, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.
Чарада шулай да Березники шәһәре башлыгы Алексей Казаченко һәм имам мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Рәхмәтулла катнашкан.
Халыклар бердәмлеге бер өстәл артында җыелып, күмәкләшеп эшли, аралаша, аңлаша алудан башлана. Кадерле хатын-кызларыбызга нык сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете телибез, диелә хәбәрдә.