Татарстанда ГТО тапшыру өчен 12 яңа мәйданчык төзеләчәк
Татарстанда ГТО тапшыру өчен яңа мәйданчыкларны 1 августка кадәр ачарга ниятлиләр. Алар республиканың 12 районында барлыкка килер дип көтелә. Спорт зоналарын булдыруга федераль һәм республика бюджетларыннан 37 миллион сум акча юнәлдереләчәк. Шул хактагы тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
Яңа мәйданчыкларны Азнакай, Актаныш, Әлки, Баулы, Чүпрәле, Яшел Үзән, Мөслим, Яңа Чишмә, Чирмешән, Сарман, Әлмәт һәм Апас районнарында урнаштырырга ниятлиләр.
Спорт зоналарының төгәл адреслары дәүләт контракты төзелгәннән соң билгеләнәчәк.
Мәйданчыкларны ГТО комплексының төп нормативларын үтәү өчен кирәкле җайланмалар белән җиһазландырачаклар. Анда төрле биеклектәге турниклар, гимнастика эскәмияләре, төрле күнегүләр ясау өчен күперчекләр, озынлыкка сикерү комплексы (һ.б.) урнаштырылачак.
Моннан тыш, мәйданчыкларда көч һәм кардиотренажерлар, резина өслек һәм сынау нормативлары урын алган мәгълүмат стендлары барлыкка киләчәк. Җиһазларның бер өлешен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштыралар.
Тендер мәгълүматларына караганда, федераль бюджеттан спорт җиһазлары сатып алу өчен 20 миллион сум юнәлдереләчәк, тагын 17 миллион сум Татарстан бюджетыннан бүлеп биреләчәк. Контрактны үтәүнең гомуми вакыты - 2026 елның 31 декабренә кадәр.