Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бөгелмәдә махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бөгелмәдә хәрби комиссариат территориясендә махсус операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.

Чара «Хәтер» сугышчан дан залында узды. Тантанада җәмәгать оешмалары вәкилләре, руханилар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, яшь армиячеләр, шулай ук Ватанны саклауда үз бурычларын намус белән үтәгән Бөгелмә халкының туганнары һәм якыннары катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында Бөгелмәнең хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов, Евгений Романов атакай һәм имам Баязит хәзрәт Рәүпов бар иде.

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен өч хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде (үлгәннән соң).

Рядовой Константин Боровиков гаиләсенә Батырлык ордены тапшырылды. Бүләкне аның уллары Андрей һәм Илья, кызлары Снежана һәм Елизавета, шулай ук хатыны Татьяна Михайловна кабул итеп алды.

Сержант Денис Горшенин да үлгәннән соң Батырлык орденына лаек булды. Бүләкне аның кызы Анастасия һәм әнисе Татьяна Владимировнага тапшырдылар.

Гвардия рядовое Александр Чернышов та Батырлык орденына (үлгәннән соң) лаек булды. Дәүләт бүләген аның әнисе Ольга Михайловнага кабул итеп алды.

Тантана барышында гвардия кече сержанты Алексей Юрьевич Алексеевның хәрби бүләкләре дә тапшырылды. Ул 2022 елның көзеннән махсус хәрби операциядә катнашкан һәм хәзерге вакытта хәбәрсез югалган дип исәпләнә.

Хәрби хезмәткәр «Сугышчан батырлыклары өчен» медале, «Сугышчан бердәмлекне ныгыткан өчен» медале, шулай ук «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнде. Бүләкләрне хатыны Гөлназ Җәүдәт кызына, әнисе Елена Петровнага һәм әтисе Юрий Кузьмичка тапшырдылар.

Тантанага җыелган халык һәлак булган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алды.

Материал Наталья Панина катнашында әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *