Бүген Татарстанда +3 градуска кадәр җылыта һәм көчле җил көтелә
11 мартта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, урыны белән кар, җепшек кар һәм яңгыр явачак, ә иртән кайбер районнарда буран көтелә.
Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, иртән аның тизлеге урыны белән 15-20 метрга кадәр җитә.
Көндез максималь температура -2..+3 градус тәшкил итәчәк.
Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.