Республика клиник хастаханәсе табиблары бөерендә шеш шартлаган йөкле хатынны коткарган
Татарстанда Республика клиник хастаханәсе табиблары бөерендә шеш шартлаган йөкле хатынны коткарган. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
22 атна йөклелек чорында булган хатын-кызның эштә кисәк эче авырта башлый, ул хәтта аңын югалту халәтенә җиткән була. Ашыгыч ярдәм бригадасы аны Республика клиник хастаханәсенә алып килгәч, табиб хатын-кызның бөерендә шеш күрә, МРТ үткәч, бу шешнең шартлаганы күренә.
Табиблар кичекмәстән операция ясарга карар кыла. Табиблар шешне алып, бөерне дә, карындагы баланы да саклап калу өчен тырыша. 2нче урология бүлеге мөдире Михаил Ульянин һәм урологлар Искәндәр Хәйруллин һәм Вера Суслова ике сәгать тирәсе бөердән шул шешне суыртып алган. 7*6*5 зурлыгында шеш кырыенда ярты литр кан җыелган гематома да ачыкланган.
Операция барышында йөкле хатын-кыз һәм сабыйның хәлен анестезиолог-реаниматолог Светлана Булашова һәм Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәге җитәкчесе Нигина Нигъмтуллина күзәткән. Операция уңышлы үткән.
Башлангыч гистология яман шешне күрсәткән. Республика онкология диспансерында өстәмә тикшерүдән соң онкология расланмаган. Йөкле ханым 3700 грамм авырлыктагы сәламәт малай тудырган.