Казан консерваториясе янында композитор Нәҗип Җиһановка һәйкәл куелачак
Татарстанның профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Нәҗип Җиһановка һәйкәл композитор исемен йөртүче Казан консерваториясенең төп керү урыны янына куелачак. Бу хакта «Татар-информ» га композиторның улы Иван Җиһанов һәм консерватория ректоры Вадим Дулат-Алеев сөйләде.
«Әгәр сез игътибар итсәгез, мин бу теманы һәрвакыт күтәрәм. [ТР] Мәдәният министрлыгы да элемтәгә керде, һәм Вадим Робертович [Дулат-Алеев], Аллага шөкер, бу теманы бүген алга этәрергә тырыша. Мин һәйкәлнең кайда торырга тиешлеген якынча аңлыйм. Хәзер урын билгеләнде», – дип җавап бирде Иван Җиһанов «Татар-информ» хәбәрчесенең соравына.
Жиһанов сүзләренчә, һәйкәл турында соңгы фикер алышу дүрт ай элек узган – һәм шуннан бирле тынлык. Әмма Казан консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев булачак һәйкәл турында күбрәк сөйли алды.
«Без (Иван Жиһанов белән) бу мәсьәлә хәл ителгән вакытта Татарстан Мәдәният министрлыгында бер утырышта булдык. Һәйкәлнең проекты расланды, Иван Нәҗибович аны хуплады», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Вадим Дулат-Алеев.
Шулай ук, Казан консерваториясе ректоры сүзләренчә, һәйкәл Казан консерваториясенең төп бинасы каршында урнаштыру турында карар кабул ителгән. Хәзер һәйкәл янындагы территория проектын эшләү бара.
Вадим Дулат-Алеев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта сроклар әйтелмәгән.