Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казакъстанда референдумда яңа Конституция өлгесен тавыш бирүчеләрнең 87,15 проценты хуплаган

Казакъстанда кичә узган референдумда яңа Конституция өлгесе өчен 7,9 миллион кеше, ягъни 87,15 процент яклап тавыш биргән. Каршы булучылар саны 898 меңнән арткан (9,8 процент). Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясенең беренчел мәгълүматларында әйтелә.

Бюллетеньдә: "2026 елның 12 февралендә массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылган Казакъстан республикасы яңа Конституциясе өлгесен кабул итәсезме?" дигән бер генә сорау булган.

Барлыгы тавыш бирүдә 9,1 миллион кеше катнашкан. Бу референдумда катнашу хокукы булган кешеләрнең 73,12 проценты дигән сүз. Канунга күрә, референдумда сайлау хокукы булган кешеләрнең кимендә яртысы катнашса, ул узган дип санала.

Тавыш бирү көнендә тоткарлаулар да булган. Астанада, соңрак анда президент Касыйм-Җомарт Токаев тавыш биргән сайлау бүлгесеннән, полиция Азаттык Радиосы казакъ редакциясе хәбәрчесен һәм тагын берничә журналистны алып киткән. Токаев тавыш биреп, матбугат вәкилләре белән аралашканнан соң ул урыннан киткәч, журналистларны гаепләү белдермичә генә азат иткәннәр.

Алматыда да кимендә өч кешене тоткарлаганнар, соңрак аларны да җибәргәннәр.

Касыйм-Җомарт Токаев конституция реформасының төп параметрларын 2026 елның 20 гыйнварында Кызылорда шәһәрендә Казакъстан дәүләт корылтае утырышында тәкъдим итте. Икенче көнне аның фәрманы белән 130 кешедән торган конституцион комиссия төзелде. Анда депутатлар, түрәләр һәм юристлар керде. Алты утырыш уздырганнан соң комиссия илгә яңа Конституция кирәк дигән нәтиҗә ясады, ә 12 февральдә хакимият документ өлгесен тәкъдим итте.

Тавыш бирү нәтиҗәләре рәсми игълан ителгәнче үк Токаев 15 мартның яңа Конституция көне булачагын белдерде. 1996 елдан бирле Конституция көне 30 августта билгеләп үтелә иде.

Яңа Конституция өлгесенең төп үзгәрешләренең берсе — парламентны ике пулатлыдан бер пулатлы итеп үзгәртү һәм аны корылтай дип атау. Корылтай 145 әгъзадан торачак. Алар биш елга партия исемлекләре буенча сайланачак.

Ил җитәкчелеге белдерүенчә, әлеге яңалыклар вәкиллек системасын яхшыртачак һәм парламент әгъзаларының һөнәри дәрәҗәсен күтәрәчәк. Каршы булучылар исә партиягә кермәгән кешеләрнең депутатлыкка намзәт булып теркәлә алмаячагын искәртә. Шулай ук алар оппозиция берләшмәләренең еллар буе Юстиция министрлыгында фиркаләрен теркәтә алмавын да искә төшерә.

Яңа Конституция өлгесе президентка парламент катнашыннан башка гына кайбер вазифаларга кешеләрне билгеләү вәкаләтләре дә бирә. Аерым алганда, ул баш прокурорны, Конституция һәм Югары мәхкәмә рәисләрен, Дәүләт банк җитәкчесен, Дәүләт иминлек комитеты башлыгын үзе генә билгеләп куя алачак. Хәзер исә бу билгеләүләр өчен сенат ризалыгы кирәк. Яңа өлгегә күрә сенат бетереләчәк.

Шулай ук вице-президент институты булдырыла. Бу вазифага кеше корылтай ризалыгы белән президент тарафыннан билгеләнәчәк. Президент вәкаләтләрен вакытыннан алда тапшырса яки вафат булса, аның вазифаларын вакытлыча вице-президент башкарачак. Хәзерге Конституция буенча исә президент вафат булган яки вазифасыннан киткән очракта, аның вәкаләтләре парламентның югары пулаты — сенат спикерына күчә.

Яңа өлгегә күрә, президент тәкъдим иткән вице-президент, премьер-министр яки корылтай рәисе вазифаларына намзәтләрне корылтай ике тапкыр хупламаса, президент корылтайны тарату хокукына ия булачак. Документ өлгесендә әйтелгәнчә, гамәлдәге парламент булмаган вакытта президент канун көченә ия булган фәрманнар чыгара алачак.

Белгечләр бу яңалыкларда президент хакимиятенең көчәюен һәм канун чыгару хакимиятенең зәгыйфьләнүен күрә. Хакимият вәкилләре исә, киресенчә, бу үзгәрешләр илнең "озак вакытлы тотрыклы үсешен тәэмин итәчәк" дип белдерә.

Тел турында маддәгә дә үзгәреш кертелгән. Өлгене яклаучылар моны әһәмиятле дип саный, ә каршы булучылар исә бу үзгәрешнең асылда берни дә үзгәртмәвен әйтә.

Өлгенең 9нчы маддәсенең 2 нче пунктында: "дәүләт оешмаларында һәм җирле үзидарә оешмаларында казакъ теле белән беррәттән урыс теле дә рәсми кулланыла" дип язылган. Гамәлдәге версиядә исә "беррәттән" урынына "тигез дәрәҗәдә" дигән сүз кулланыла.

Казакъ телле активистлар арасында бу пунктны бөтенләй алып ташларга чакырулар яңгырады. Алар Конституциядә дәүләт теле итеп бары тик казакъ теле генә билгеләнгән норма калырга тиеш дип саный.

Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *