Олег Коробченко Казан укучыларын заводлар буенча экскурсиягә чакырды
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Казанның 3нче гимназиясе укучыларына республиканың сәнәгать предприятиеләренә экскурсиягә чакырды. Ул «Мөһим әйберләр турында сөйләшү» дәресе вакытында мәктәп укучыларына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте.
«Әгәр миңа шалтырата алмыйсыз икән, сыйныф белән экскурсиягә барырга телибез, дип языгыз. Үз сыйныфыгыз белән җыеласыз да, класс җитәкчесе белән экскурсиягә юл тотасыз. Сезне теләсә кайсы завод кабул итәчәк һәм экскурсия уздырачак», - дип ышандырды министр.
Ул билгеләп үткәнчә, хәтта юрист яки халыкара сәясәтче булырга ниятләүчеләр дә завод эше белән танышырга тиеш. Коробченко сүзләренчә, мондый белгечләр сәнәгать предприятиесендә килешүләр төзү һәм продукцияне тышкы базарларга чыгару өчен кирәк.
«Мәктәптән шунда ук институтка барып кергән кеше барысын да аңлап бетерми. Анда бары тик теорияне генә өйрәтәләр. Заводка барыгыз, аның эшчәнлеге белән якыннан танышыгыз», - дип киңәш итте министр.