Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тәҗрибә бөртекләп туплана: «Татар теле – халкым теле» татар теле укытучыларын көтә

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова проектның асылында балаларда һәм яшьләрдә телебезгә карата мөнәсәбәтне үзгәртү, телне киңрәк куллану юнәлешләрен тормышка ашыру бурычы ятканын ассызыклады. Аның фикеренчә, татар теле мәнфәгатьләрен кайгыртучы һәркем өчен бу проект зур әһәмияткә ия.

Конкурс бер ел дәвамында уза. Ул, беренче чиратта, укытучыларның телне мавыктыргыч итеп укыту осталыкларын ачыклауга юнәлдерелгән. «Бәйгенең һәм семинарның беренче өлеше декабрьдә узды. Ул үзенә Татарстанда, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә татар телен, татар әдәбиятын укытучы остазларны җыйды. Икенче этап татар телендә төрле фәннәрне укытучы мөгаллимнәрне колачлый. Семинарда мәктәп укучылары да катнаша», – диде «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе.

Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, әлеге чараларны «Сәләт» яшьләр үзәге, «Сәләт-Батыр» иҗтимагый фонды оештыра. Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты, Бөтендөнья татар конгрессы партнерлар булып тора. Ул, шулай ук, Чувашиянең Батыр районы хакимияте, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовның да ярдәме бик зур булуын ассызыклады.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Безнең беренче максат – татар теле укытучылары арасында үзара тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу мәйданчыгын булдыру. Тагын бер максат – татар теленнән белем бирүдә заманага туры килгән яңа ысулларны эзләү», – дип белдерде Айгөл Габдрахманова.

«Балаларга татар телен яратучы, укыта белүче остазлар кирәк»

Филология фәннәре кандидаты, «Сәләт» мәгариф һәм уку-укыту технологияләре үзәге җитәкчесе, Сәләт «Алмагач» мәктәбе директоры Диләрә Якубова иҗади бәйгенең татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларын һәм үз фәннәрен татар телендә укыткан педагогларны берләштерүен билгеләп узды.

«Укытучылар үзара таныша, яңа элемтәләр булдыра, яңа белемнәр туплыйлар. Семинарга әзерләнгәндә, яңа заманча технологияләр белән танышалар. Бер-берсеннән өйрәнәләр, ясалма фәһем куллану ысулларын да үзләштерәләр. Сәләтле балалар белән эшләп алалар. Илһамланып, яңа күнекмәләрне үз мәктәпләренә кайтып кулланалар. Укыту дәрәҗәсе тагын да күтәрелә. Балаларга татар телен яратучы, укыта белүче остазлар кирәк», –диде Диләрә Якубова.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Аның сүзләренчә, семинарның төп идеясе – татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә татар теле дәрәҗәсен күтәрү. «Балаларда туган теленә карата тирән ихтирам хисе тәрбияләнсен иде. Бу семинарны, татар яшьләре яратып туган телендә сөйләшсен дигән ният белән оештырабыз», – дип белдерде.

Хәзерге вакытта катнашучылардан гаризалар кабул ителә

«Татар теле – халкым теле» конкурсы һәм семинарына гаризалар бирү 23 мартка кадәр озайтыла. Бу хакта чараларның координаторы Ләйлә Алембикова әйтте.

«Безнең беренче юнәлеш татар телен укытканда туган телнең бай мирасын куллану белән бәйле булса, икенче этапта төрле фәннәрне укытканда заманча технологияләр куллану темасын сайладык. Бүген татар телен социаль челтәрләрдә куллану да активлаша бара. Балалар белән бер дулкында булу бик мөһим. Төрле фәннәрне татар телендә укытканда, компьютер технологияләрен, ясалма фәһем, онлайн платформалар, блогерлык технологияләрен куллану мөһим», – диде Ләйлә Алембикова.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Хәзерге вакытта катнашучылардан гаризалар кабул ителә. «Күпсанлы сораулар буенча гариза бирү кампаниясен 23 мартка кадәр озайтабыз. Читтән торып ярышу этабында укытучылар үзләренең резюмеларын, компьютер технологияләрен кулланып төзелгән дәрес сценарийларын җибәрергә тиешләр. Читтән торып ярышу этабы нәтиҗәләре буенча 4 җиңүче билгеләнә. Алар 10-12 апрельдә семинарга чакырылачак. Анда 50 укытучы, 40лап бала катнашуы көтелә», – диде Ләйлә Алембикова.

Конкурста һәм семинарда катнашучы укытучылар өчен истәлекле бүләкләр каралган.

Семинар ни өчен «Сәләт-Батыр» үзәгендә уза?

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Аяз Хәнәфин әлеге чараның ни өчен Чувашиянең Батыр районында узачагы турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, «Сәләт-Батыр» үзәге – «Татар теле – халкым теле» проекты өчен генә түгел, ә татарларны берләштерүне максат итеп куйган күп кенә башка проектларны үткәрү өчен дә кулай урын.

«Татар халкы Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә күпләп яши. Батыр районын гына алсак та, монда татар авыллары шактый. Әгәр бу үзәкне күрсәгез, ул татар әкиятләреннән чыккан үзәккә охшаган. Бер ягына карасаң, урманнар, икенче якта – күлләр. Традицион авылда заманча үзәк, бу үзенә күрә аерым бер көч биреп торган җир. Биредә авылдагыча тәмле итеп пешерәләр һәм ашаталар», – диде Аяз Хәнәфин.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Ул әле чагыштырмача күптән түгел генә төзелгән бу үзәктә заманча шартлар тудырылганын билгеләп узды. «Җәйге аланнар, төрле проектлар вакытында да катнашучылар уңай шартларда яши. Барлык уңайлыклары бүлмә эчендә. Заманча уку-укыту сыйныфлары, конференцияләр залы, актлар залы – барысы да каралган. Саф һава кирәк икән, урамга чыгып йөреп керергә дә урын иркен. Спорт юнәлеше кызыксындырса, спорт мәйданчыклары да бар», – диде Аяз Хәнәфин.

«Узышу, кемнәндер өстенрәк булу теләге булмады, бу чын мәгънәсендә үсеш, фикерләшү мәйданчыгына әверелде»

Сәләт «Алмагач» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Татар теле – халкым теле» Бөтенроссия иҗади конкурсы һәм семинары җиңүчесе Ризәлә Гыйләҗева бәйгедә катнашудан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Ризәлә Гыйләҗева Сәләтнең «Алмагач» мәктәбендә дүртенче ел эшли. «Асылташларыбызга татар теле дәресләрен укытам. Минемчә, тәҗрибә бөртекләп туплана. Бөртекләрне җыю өчен, үзеңне төрле өлкәләрдә, бәйгеләрдә сынарга, төрле укыту семинарларында катнашырга кирәк. Илһамлану, фикердәшләр табу, белем туплау, тәҗрибә уртаклашу максатлары белән иҗади конкурста катнашырга булдым. Ул ике этаптан торды: читтән торып ярышу һәм семинар этаплары. Беренче этапта күбрәк әзерлек таләп ителде: резюме, эссе, автобиографияне, бай мирасыбыз – халык авыз иҗаты мотивларын үзәккә алган татар теле дәресе сценариен тәкъдим иттек», – диде укытучы.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Ул дүрт көн дәвамында катнашучылар өчен бай программа әзерләнгәнен әйтте. «Монда килгән һәр укытучы үзен бәхетле тойды дип саныйм. Финалистларның ачык дәресләрен карау, экспертлардан фикерләр ишетү, киңәшләр туплау, остаханәләрдә катнашу, кичке чараларда ял итү – һәммәсе дә укытучылар күңеленә хуш килде. Узышу, кемнәндер өстенрәк булу теләге булмады, бу чын мәгънәсендә үсеш, фикерләшү мәйданчыгына әверелде», – диде Ризәлә Гыйләҗева.

Ул балаларны татар теленә җәлеп итү, кызыксынуларын арттыруда ихласлык кирәк, дип саный. Әгәр укытучы күңел биреп эшли икән, укучы аны тоя, дигән фикердә ул. «Ихласлык, ярату һәм визуаль метериаллар кирәк. Бүген татар телендә заманча проектлар күп. «Әминә», «Бәби сүз», «Татармультфильм» платформасы, «Салават күпере» журналы редакциясе проектлары… – әлеге чыганаклар тулыландыра. Балалар дәртле уенлы, җырлы-биюле дәресләрне бик ярата», – диде Ризәлә Гыйләҗева.

Ул хәзерге заман укытучылары яңа дөнья белән бергә атларга тиешлеген әйтте. «Заманча мөмкинлекләрне киң куллануыбыз сорала, ләкин заманча технологияләрне файдаланганда да мәдәни кодны үзәккә алырга һәм дәресләребездә ачарга тиешбез дип уйлыйм», – дип төгәлләде ул фикерен.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *