Татарстанда явым-төшем көтелми, температура +10 градуска кадәр күтәреләчәк
Татарстанда 17 мартта алмашынучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, көн явым-төшемсез узачак. Иртән урыны белән томан булуы ихтимал.
Җил төньяк-көнчыгыштан, тизлеге секундына 3-8 метр булачак.
Көндез максималь температура +2...+7 градус булачак, көнбатыш районнарда урыны белән +10 градуска кадәр күтәреләчәк.
Юлларда урыны белән көчле бозлавык сакланачак.