Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшинның парламент рәисе вазифасында соңгы чыгышы: Бу ныклап уйланган карар

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан вакытыннан алда китүе турында игълан итте. Депутатлар аның карарын хуплады. Фәрит Мөхәммәтшин парламент рәисе вазифасында соңгы сессия утырышын үткәрде.

«Минем өчен бүген мөһим көн. Бүгенге утырыш аерым бер үзенчәлеккә ия. Үзем өчен җиңел булмаган карар кабул иттем: рәсми вәкаләтләремне туктату турында игълан итәм. Бу ныклап уйланган, төптән кабул ителгән карар. Теләсә нинди эшчәнлектәге кебек үк, сәясәттә дә дәвамчанлык булырга тиеш. Мин парламент белән җитәкчелек иткән 30 ел зур җаваплылык, киеренке эш чоры булды, шул ук вакытта, парламентыбыз һәм республикабыз өчен горурлык белән тулы вакыт иде», – диде Фәрит Мөхәммәтшин

Ул зур үзгәрешләр чорында эшләгәнен әйтте. «Җирле үзидарә органнары, барлык хаикмият органнары белән бердәм команда булып, заманча Татарстан фундаментын булдырдык. Без төрле инициативаларны хуплап килдек: икътисадны үстерү, туган телне саклау, милләтара татулыкны ныгыту. Һәр татарстанлының тормышын яхшырту өчен тырыштык. Федераль хакимият органнары белән хезмәттәшлекне җайга салдык. Без һәрвакыт парламент дискуссия урыны гына түгел, ә халыкны ишетә һәм аларның мәнфәгатьләренә җавап бирә алырлык механизм булуын теләдек», – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул сессия утырышлары залында үзара ышаныч, хөрмәт мохите хакимлек иткәнен ассызыклады. «Без бәхәсләшсәк тә, барчабызны да Татарстан үсеше, халкының иминлеген тәэмин итү бурычы берләштерде», – диде Мөхәммәтшин.

Ул үзенә ышаныч күрсәткән Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, депутатларга, сайлаучыларына рәхмәтен җиткерде.

«Бүген депутат значогын салам, ләкин күңелем, йөрәгем сезнең белән», – диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *