Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан китүе турында белдерде

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан вакытыннан алда китү турында игълан итте. Бүген ул парламент башлыгы вазифасында соңгы сессия утырышын үткәрде.

«Минем тарафтан вәкаләтләремне вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде. Гаризаны имзалап, секретариатка тапшырдым», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Кадерле дуслар! Минем өчен бүген мөһим көн. Бүгенге утырыш аерым бер үзенчәлеккә ия. Рәсми вәкаләтләремне туктату турында игълан итәм. Бу уйланган, төптән кабул ителгән карар», – дип белдерде ул чыгышында.

Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы каршында чыгыш ясап, Минтимер Шәймиевкә аерым рәхмәт белдерде.

«Бүген гади көн түгел. Без сезгә ияләшкән идек инде, кая гына эшләсәк тә, сезнең ярдәмне тойдым. Районда эшләгәндә, сез Казанда эшләдегез. Иң авыр вакытта Фәрит Хәйруллович Хөкүмәтне җитәкләде, мин финанс министры идем. Кулга кул тотышып эшләдек. Фәрит Хәйруллович тарафыннан гел ярдәм, теләктәшлек тойдым», – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

  • Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы – 1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә туган. Белеме: 1972 елда – Әлмәт газ сәнәгате техникумын,1979 елда – Уфа нефть институтын, 1986 елда – Саратов югары партия мәктәбен тәмамлый. Сәясәт фәннәре докторы.
  • Хезмәт эшчәнлеге:1963 – 1966 елларда – Әлмәт шәһәрендәге Миңнебай газ-бензин заводында токарь, «Әлмәтбурнефть» трестында машина йөртүче. 1970 – 1972 елларда – Әлмәт шәһәрендә комсомол һәм партия эшендә. 1972 – 1978 елларда – Әлмәт шәһәренең КПСС шәһәр комитетында сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы. 1978 – 1985 елларда – Халык депутатлары шәһәр советының башкарма комитеты рәисе урынбасары, беренче урынбасары.
  • 1985 – 1987 елларда – Әлмәт шәһәренең КПСС шәһәр комитеты секретаре, икенче секретаре. 1987 – 1988 елларда – «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең катлам басымын бер үлчәмдә тоту өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе башлыгы. 1988 – 1989 елларда – Халык депутатларының шәһәр советы башкарма комитеты рәисе. 1989 – 1990 елларда – ТАССР сәүдә министры.
  • 1990 – 1991 елларда – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары. 1991 – 1995 елларда – Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисе. 1995 – 1998 елларда – Татарстан Республикасы Премьер-министры. 1998 елдан – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *