Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Шәһәрнең җәмәгать транспорты Ураза бәйрәме көнендә иртәнге сәгать 5тә эшли башлаячак

Казанда 20 мартта мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе – Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Мәчетләрдә бәйрәм 6:30 да Коръән укудан башлана. Бу көнне шәһәр җәмәгать транспорты иртәнге сәгать биштән эшләячәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов хәбәр итте.

«Изге Рамазан ае тәмамлана. Барлык мөселманнарны һәм мөселман булмаганнарны изге бәйрәм белән», – дип мөрәҗәгать итте халыкка Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Илгиз Сарманов билгеләп үткәнчә, шәһәр халкына уңайлы булсын өчен, маршрутлары шәһәр мәчетләре аша уза торган җәмәгать транспорты 5:00 сәгатьтә йөри башлаячак. Җәдвалдагы үзгәрешләр түбәндәге маршрутларга кагылачак:

1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37а, 43, 47, 53, 54, 55, 56, 63, 68, 74, 75, 91 номерлы автобуслар;

1, 2, 12 нче троллейбуслар;5 һәм 5а номерлы трамвайлар.

13:00 тә мөселманнар өчен изге Рамазан ае тәмамлануга багышланган ел саен үткәрелә торган «Рамазан-фест» чарасы узачак. Бәйрәм мәйданчыклары Шиһабетдин Мәрҗани һәм Каюм Насыйри урамнарында ачылачак. Программада: театральләштерелгән тамашалар, лекторийлар, ярминкәләр, шулай ук мастер-класслар һәм балалар өчен актив уеннар. Моннан тыш, чара кунаклары өчен көн дәвамында фуд-корт эшләячәк.

Шәһәр халкы өчен бәйрәмне ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәһәрнең Вахитов һәм Идел Буе районнары мөхтәсибәте оештыра.

Җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен Казанның барлык оператив хезмәтләре җәлеп ителәчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *