Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты уза

Татарстан Республикасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» масштаблы проекты гамәлгә ашырыла. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юбилей елы дәвамында Татарстан Республикасының 1,5 мең китапханәсендә пәнҗешәмбе көннәрендә ачык очрашулар уза, анда теләгән һәркем Габдулла Тукайның шигъри мирасы белән таныша ала. Шагыйрьнең әсәрләрен татар һәм рус телләрендә укыйлар һәм фикер алышалар.

Проектта офлайн һәм онлайн рәвештә катнашырга мөмкин:

1. Офлайн: пәнҗешәмбе көнне үзегез яшәгән торак пунктның теләсә кайсы китапханәсенә килергә. Катнашу бушлай.

2. Онлайн: #ТукайныБергәләпУкыйбыз #ЧитаемТукаяВместе хештеглары белән язма урнаштырып, социаль челтәрләрдә акциягә теләктәшлек күрсәтергә.

«Март аенда «Тукайны бергә укыйбыз» масштаблы акциясендә катнашучылар Габдулла Тукайның «Бәйрәм буген» һәм «Кошларга» шигырьләрен укый. Апрельдә проектта катнашучыларга «Милли моңнар», «Шагыйрь», «Туган җиремә», «И каләм!», «Яз галәмәтләре» шигырьләрен укырга тәкъдим ителә. Теләгән һәркемне акциядә катнашырга чакырабыз. Әсәрләрне татар телендә дә, рус телендә дә укырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *