Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Хәләл» комитеты җитәкчесе: ГОСТка туры килү ил эчендә индустрияне үстерү өчен кирәк

Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты Россиядә яңа илкүләм ГОСТ (Р 70402-2024) таләпләренә туры килүен рәсми рәвештә раслады. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында оешма җитәкчесе Әббәс Шляпошников шулай дип белдерде.

Спикер сүзләренчә, Росаккредитация тарафыннан үткәрелгән тикшерү комитетның сыйфат белән идарә итү системасын, аудит процедураларын һәм белгечләрнең компетентлыгын раслаган. Бүгенгә Татарстан комитеты – илдә әлеге яңа стандарт буенча эшләү хокукына ия булган бердәнбер сертификация органы.

«Россиядә 13тән артык сертификация органы бар, ләкин юридик яктан аларны «сертификация органнары» дип атау дөрес түгел. Хәзерге вакытта бу хокук яңа ГОСТ буенча аккредитация алган безнең комитетта гына бар», – дип искәртте Әббәс Шляпошников.

ГОСТка туры килү ил эчендә индустрияне үстерү өчен кирәк. Ләкин маркировканы намуссыз куллану проблемасы бар. Бу билгене җәмәгать туклануы урыннарының дүрттән бер өлеше генә дөрес куллана, дип искәртте спикер. «Күләгәдәге уенчылар» белән көрәш механизмнарын шул ук эшче төркем билгели.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Шляпошников сертификациянең формаль характерда булырга мөмкинлеген кире какмады. Ләкин мондый хәл тиешле стандартларны үтәүне контрольдә тоту бары тик дәүләт тарафыннан гына башкарылганда мөмкин. «Әгәр бу дин әһелләре, мисал өчен, Диния нәзарәте белән берлектә булса – монда Диния нәзарәте институты кирәк, ансыз булмый», – дип саный комитет җитәкчесе.

Шул ук вакытта, комитетның вәкаләтләренә суд-экспертлык, нәшрият һәм аналитика, сертификацияләү һәм техник сынаулар, стандартлаштыру һәм техник җайга салу юнәлешләре генә керә. Ләкин күзәтчелек итү комитетның вәкаләтләренә керми.

«Минем компетенция – предприятиегә бару һәм аны бәяләү. Диния нәзарәте – мөселманнарның мәнфәгатьләрен кайгыртучы институт, ул беркайчан да күзәтчелек белән шөгыльләнмәде. Күзәтчелек органнары күп. Без бәяләү, экспертиза, техник сынаулар, мәгърифәтчелек һәм нәшрият эше белән шөгыльләнәбез», – диде Шляпошников.

  • ТР Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты үз эшчәнлеген 1999 елда башлаган. 2009 елда комитет тарафыннан беренче ирекле хәләл сертификациясе системасы теркәлгән. Бүген оешманың сертификатлары дөньяның 22 илендә таныла, бу исә экспорт мөмкинлекләрен киңәйтә. Комитет SMIIC халыкара стандартлары буенча аккредитациягә, Малайзиянең ислам үсеше департаменты (JAKIM) һәм Дубайда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Халыкара аккредитация үзәге – EIAC аккредитациясенә ия.
  • Яңа ГОСТ Р 70402-2024 стандарты Россия ислам институты белгечләре тарафыннан халыкара (GSO, SMIIC, ISO) таләпләрне исәпкә алып эшләнгән һәм быелның февраленнән гамәлгә кертелгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *