Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тубылда «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленең 20 еллыгына багышланган юбилей кичәсе узды

Тубылдагы Себер-татар мәдәният үзәгендә «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленең 20 еллыгына багышланган юбилей кичәсе узды. Бу хакта «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаева яза.

20 елга нәтиҗә ясап, уңышлары белән уртаклашып, дусларын җыеп бәйрәм итте ветераннар ансамбле. Бәйрәм чарасын «Очрашу» җыры белән башлап җибәрделәр.

Кичәне ике телдә оста итеп Рузалия Корманалиева алып барды. Ул матур, аһәңле тавышы белән ансамбльнең тарихын сөйләде. Экраннан тарихка кагылышлы фотосурәтләр күрсәтелеп барды. 20 ел дәверендә ансамбльдә җырлаучылар, иҗат итүчеләр турында сөйләп, уңышлары белән таныштырды.

Аннары җырлар белән үрелеп барган котлаучыларның чыгышлары, теләкләре яңгырады. «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле җитәкчесе Роза Яхинаны һәм ансамбль әгъзаларын өлкә Думасы депутатлары Тамара Казанцева, Регина Юхневич котладылар.

Шәһәр Думасыннан депутат Әлфия Петухова, шәһәр иҗтимагый палатасы әгъзасы Фаяз Мозафаров, шәһәр себер-татар мәдәният үзәгенең вакытлыча директор вазифасын башкаручы Елена Чегодаева, Тубыл округының мәдәният үзәге директоры Сергей Мокроусов, Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских сәхнәдән юбилярларны котлап бүләкләр бирделәр, җылы теләкләр теләделәр.

«Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленең барлык җырчыларына, ансамбльнең ветераннары - педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйковка, РФнең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиевага Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын, милли сәнгатебезне, мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш керткән Роза Яхинага Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесен Бөтендөнья татар конгрессы төбәкара иҗтимагый оешмасының «Туган җир» журналы баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков тапшырды.

Төмән кунаклары, «Пышны», «Кәмәчыгыш», «Елым чыгыш», «Учак яна» ансамбльләре «Себер гимны», «Такмаклар», «Индрәем-бәгърем», «Әнисә», «Ямбай авылым», «Безнең урам»ны башкардылар. Матур чыгышлары, дәртле төйдереп биюләре тамашачылар күңелендә онытылмаслык якты тәэсирләр калдырды, иҗат бәйрәменә ямь өстәде, диелә язмада.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *