Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин Кырымның һәм Севастопольнең Россиягә яңадан кушылу көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кырымның һәм Севастопольнең Россиягә яңадан кушылу көне белән котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар!

2014 елның 18 марты Россия дәүләте яңа тарихының елъязмасына чын батырлык һәм халык хакимияте үрнәге, тарихи гаделлек тантанасы булып мәңгегә язылды. Унике ел элек Кырым ярымутравы һәм герой-шәһәр Севастополь халкы уртак язмыш, күпгасырлык мәдәният һәм рухи тамырлар берләштергән Россия белән бергә булу юлын аңлы, ирекле һәм ныклы рәвештә сайлады.

Тугандаш төбәкнең бердәм һәм тату Россия гаиләсе составында үзенчәлеген, туган телләрен һәм традицияләрен сакларга омтылуы 175 халык вәкилләре тыныч һәм бер-берсен ихтирам итеп яши торган күпмилләтле һәм күпконфессияле Татарстан өчен бигрәк тә якын һәм аңлаешлы.

Кырым – төрле цивилизацияләрнең очрашу җире, бөек вакыйгалар урыны, ил тарихында җуелмас эзләр калдырган күренекле уллар һәм кызлар ватаны. Монда православ Русь нигезләре салынган, Россия империясе язмышы хәл ителгән, Севастопольнең төрле чордагы һәм милләттәге каһарманнары дошманга каршы аяусыз көрәшкән. Күптән көтелгән берләшү дәүләт суверенитетын ныгытты, үсеш өчен яңа офыклар ачты. Бүген Татарстан һәм Кырым халкын социаль-икътисадый, парламентара багланышлар, уртак мәдәни проектлар, белем бирү һәм яшьләр проектлары нык бәйләп тора. Безнең белгечләр ярдәмендә ярымутрау тиз арада үзгәрә: социаль инфраструктура объектлары төзекләндерелә һәм яңалары сафка баса, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы көчәя, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә институтлары ныгый.

Без бергә һәм бердәм булуның бәясен беләбез, шуңа күрә Россия Федерациясе, күпсанлы халкыбызның ихтыярына таянып, үз мәнфәгатьләрен һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне яклап, милли лидерыбыз В.В. Путин җитәкчелегендә ныклы адымнар белән алга бара.

Шушы истәлекле көндә барыгызга да тынычлык, игелек һәм бөек Ватаныбыз хакына яңадан-яңа казанышларга ирешүегезне телим. Һәр йортта татулык һәм иминлек хөкем сөрсен. Бәйрәм белән!» – диелә котлауда.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *