Уфада Рудольф Нуриев туган көнне аның барельефына чәчәкләр салдылар
Башкорт опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев барельефына чәчәкләр салдылар. Традицион чара легендар биюченең тууына 88 ел тулуга багышланган иде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Уфада бу көннәрдә Рудольф Нуриев исемендәге XXVI Халыкара балет сәнгате фестивале уза.
Нуриев фестивале 21 мартта Россиянең Зур, Мариин һәм башка театрларыннан, шулай ук Казахстаннан әйдәп баручы солистларны җыйган гала-концерт белән тәмамланачак.