Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча халыкара турнирга старт бирде
Байлар Сабасында, «Саба-Арена» спорт мәктәбе территориясендә, 22 мартка кадәр дәвам итәчәк өстәл теннисы буенча халыкара турнирны ачу тантанасы булды.
Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов беренче булып сүз алды.
«Бүгенге ярышларда катнашучылары, кунакларыбызны чын күңелдән сәламлим. Быел турнирда алты илдән, Россиянең 14 төбәгеннән, Татарстанның 40 районы һәм шәһәреннән вәкилләр катнаша. Ярышларда барлыгы 262 иң көчле спортчы чыгыш ясый. Бик җитди турнир. Сезгә Игорь Евгеньевич (Левитин – «Т-и» иск.) аерым рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Без спорт инфраструктурасын системалы рәвештә үстерәбез, күп объектлар төзелде. Барлык катнашучыларга да лаеклы һәм гадел көрәш теләп калам», - диде республика Рәисе.