Мөслимнең «Күбәләк» балалар бакчасы 500 мең сумлык грантка лаек булды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын игълан иткән иде. Әлеге грантта республиканың 37 балалар бакчалары катнашты, дип хәбәр итә «Мөслим-информ» сайты.
Мөслимнең «Күбәләк» балалар бакчасы, беренче унлыкка кереп, 500 мең сумлык грантка лаек булды. 2025 елның ноябрь аенда, әлеге грантта катнашып, «Карлыгач» балалар бакчасы да 500 мең сумлык грант откан иде.