Альмир Абашев диспансеризациядәге яңалыкларны әйтте
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев ТР Министрлар Кабинетында брифингта 2026 елда халык белән профилактика эшендәге яңалыклар турында сөйләде. Диспансеризация үзенчәлекләренә тукталды.
Яңалыклардан 21-49 яшьтәге хатын-кызлар өчен үткәрелә торган тикшеренүне әйтергә кирәк. Алар өчен биш елга бер тапкыр кеше папилломасы вируслары ДНКсын ачыклау процедурасы каралган. Уңай нәтиҗә килсә, аналык муентыгы микропрепаратына цитологик тикшеренү үткәрелә.
"18-40 яшьтәге кешеләр өчен яңа анализ кертелде: канда липопротеидны билгеләү буенча бер тапкыр анализ ясала", - дип сөйләде Альмир Абашев.
18-39 яшьтәге кешеләр өчен алты елга бер тапкыр, 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен өч елга бер тапкыр липид профиленә бәя бирү анализы уздырылачак.
Шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрәкәте чикле кешеләр өчен диспансеризациянең үз тәртибе бар.