Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев эш сәфәре белән Казанга килде
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев эш сәфәре белән Казанга килде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Россия парламентының түбән палатасы вице-спикерын ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов каршы алды.
Алексей Гордеев сәфәренең төп максаты - Россия Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең иртәгә узачак XXXVII Бөтенроссия съезды эшендә катнашу.
Съезд илнең 67 төбәгеннән 600 делегат һәм катнашучыны җыяр дип көтелә, алар арасында фермер хуҗалыклары башлыклары, кооператив берләшмәләре җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре бар. Фермерлыкны һәм кооперацияне алга таба үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру һәм авыл территорияләрен саклап калу буенча стратегик бурычларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре игътибар үзәгендә булачак.
Моннан тыш, Алексей Гордеев «Казан» Агросәнәгать паркында һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булырга, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм мәдәни потенциалы белән танышырга ниятли.