Казанда «Тел ачкычы» татар телен өйрәнү клубының чираттагы дәресе була
25 мартта 19:00 сәгатьтә «Шәрык клубы»нда «Тел ачкычы» татар телен өйрәнү клубының чираттагы дәресе була. Дәресләргә татар телен өйрәнергә, татарча иркен сөйләшергә, татар мәдәниятен, тарихын һәм фольклорын яхшырак аңларга теләүчеләр чакырыла. Бу хакта «Шәрык клубы» телеграм-каналы хәбәр итә.
Очрашуларда катнашучыларны татар телен өйрәнү, сөйләшү практикасы, татар мәдәнияте, тарихы, җырлары, фольклоры белән танышу, җылы һәм дусларча аралашу көтә. Клуб татар теле һәм мәдәнияте белән кызыксынучыларның барысы өчен дә ачык, диелә хәбәрдә.
Дәресләрне КФУ укытучысы, Татарстанның матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсенең атказанган хезмәткәре, блогер, журналист Рәмис Латыйпов алып бара.
Катнашу бушлай. Теркәлү мәҗбүри.